Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Швециядә уздырылган EuroSkills эшче профессияләр чемпионатында Казан студентлары яхшы нәтиҗәгә ирешкән

Россия гомумкоманда зачетында очколар саны буенча, EuroSkills эшче профессияләр чемпионатында беренче урынны алды. Бу хакта “WorldSkills Россия” берлеге генераль директоры Роберт Уразов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Ярыш үткән ялларда Швециядә узды, анда Европаның 30 иленнән 25 яшькәчә 500 студент катнашты. Россиядән ярышка 18 төбәктән көллият, техникум һәм училищеларда белем алучы барлыгы 43 студент барды. Алар “Электроника” (Максим Кадников) һәм "Суыткыч техника һәм кондиционлаштыру” (Вадим Поляков) номинацияләрендә ике алтын медаль алды. “График дизайн” (Алена Кидрина) һәм “Мобиль робототехника” (Оскар Арсланов/Эмиль Мифтахов) номинацияләрендә ике көмеш медаль яулады. Бер бронза медаль дә бар, моннан тыш Россия профессиональлек өчен 11 медальгә ия булды.

Әйтергә кирәк,  “Мобиль робототехника” номинациясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов - Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумы студентлары.

Россия командасы Европа күләмендәге бу төр ярышларда беренче тапкыр 2014 елда Франциядә оештырылганда катнашкан иде. 2018 елда шундый ук чемпионат Венгриядә, аннан соң тагын ике елдан Австриядә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев