Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Швейцариядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр

4 июньдә Швейцариянең барлык шәһәрләреннән татарлар һәм башкортлар Сабан туен бәйрәм итәргә җыела. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм биредә ел да үтә. Узган ел Женевада сабан бәйрәмендә Франция, Италия, Германия, Бөекбритания һәм Швейцариянең төрле шәһәрләреннән һәм, билгеле инде, Татарстан һәм Башкортстаннан татарлар һәм башкортлар җыелган. Быел Швейцария Сабан туенда Татарстаннан - җырчылар Айгөл Хәйри (Таби) һәм “Мираз” ансамбле, Башкортстаннан Гөлнур Карабулатова җырлары белән сөендерәчәк. Сабантуй Швейцария татар һәм башкортларын берләштереп кенә калмый, бер-берсенең күп гасырлык мәдәнияте, сәнгате, традицияләре белән таныштыра һәм саклауда ярдәм итә. Бәйрәмдә, тулаем алганда, Россиядән һәм БДБ илләреннән күчеп, Швейцариядә яшәүчеләр һәм җирле халык катнаша. Шунлыктан Швейцариядәге татар һәм башкорт Ассоциациясенә Татарстанны югары дәрәҗәдә күрсәтү бик мөһим. Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче татарлар, нигездә, VisitTatarstan брендын йөртүчеләр һәм читтә Татарстан илчеләре булып торалар. Милли бәйрәм Швейцариядә 2015 елда нигез салынган коммерцияле булмаган  “Юлдаш” татар һәм башкорт Ассоциациясе тәкъдиме һәм акчаларына, шулай ук Татарстан сәүдә-икътисади вәкиллеге ярдәме белән оештырыла.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев