– Сания апаның сезнең иҗатыгызга да йогынтысы бар, димәк?
– Тормыш безне сынаулар бирә-бирә икебезне бер фикердә булырга, бер-беребезгә терәк булып яшәргә өйрәтте. Аның белеме юк, сиңа иҗатны аңлый торган кеше кирәк, дигән акыл өйрәтүчеләр дә булмады түгел. Сания апагыз кебек театр сәнгатен нечкә тоемлаучы тагын кем дә булса бармы икән әле?! Менә фәлән өстән генә уйнады, алайга калгач, сәхнәгә чыкмавың хәерле дип әйтә иде ул. Авыр рольләрдән соң хәлне аңлый белде. Арабызга беркайчан да ясалмалык кермәде. Менә шулай 43 ел гомер кичерәбез, шөкер.
– Ә нинди роль иң авыры булды?
– Улыбыз Салаватны сигез яшендә югалттык. Фәүзия Бәйрәмованың “Кырык сырт” романын укучылар мине яхшы аңлар. Чиләбе өлкәсенең радиациядән зарар күргән шактый гына татар авылларында халыкка “яктылык, нур” өләшеп йөрдек без. Үзебезгә дә, балабызга да нурланыш сеңдереп йөрү хисабына. Әҗәлдән дару юк, табылмады, сабый өч ел көрәшкәннән соң фани дөнья белән исәп-хисапны өзде. Бик авыр булды. Үзебезне аңга китерү өчен төрле ысуллар эзләдек. Шулай итеп Сания белән кайгыбызны азрак җиңеләйтү ысулын таптык. Ел саен улыбызның туган көнендә “Әкият” кафесына барып, ул яраткан ризыклар белән сыйланабыз, искә алабыз, сагынабыз… Ничә ел узды, ә безнең бу традициябез исән. Менә шушы улыбызны җирләгән елны Шамил Шаһгалинең “Курай моңы” дигән әсәрендә төп рольне уйнарга туры килде. Спектакльдә каһарманның да бәләкәй баласы үлә. Шул мизгелләрдә бик авыр була иде. Каһарман хәсрәтенә үз кайгымны кушып уйнадым ул чакларда.
– Кайбер рольләрдән соң тукмалырга да туры килгән икән үзегезгә.
– Белорус драматургы Андрей Макаенок әсәре буенча куелган “Трибунал” трагикомедиясе иде ул. Мин – 12 бала атасы, Йомгак кушаматлы көтүчене уйнадым. Партизаннар үтенече буенча ул фашистларга яллана. Ләкин аның хыянәтче түгеллеге тамаша ахырында гына ачыклана. Кыскасы, әлеге роль аркасында шактый тукмалырга туры килде. Теләче районының Җөри авылында армиядән әле генә кайткан егеткә минем каһарманның совет властена тел тидерүе ошамады. Спектакль уртасында йодрыкларын йомарлап сәхнәгә очып менмәсенме бу?! Соңыннан, утыртып харап итә күрмәгез, дип үзен яклап йөрергә дә туры килде.
– Ышаныч димәктән, заманында Сабир Өметбаев та үзегезгә нык ышанган икән.
– Театрга бармый хәлем юк иде. Без бит авылыбыз белән матурлыкка сокланып яши торган кешеләр. Менә карагыз әле, йөздән аз гына артык хуҗалыгы булган Балыклы Чүкәйдән күпме сәнгатькәр чыккан! Драматург Сәет Шәкүров, композитор Резеда Әхиярова, актриса Илсөяр Сафиуллина… Мин дә кечкенәдән сәхнәдә үстем. Безнең районга гастрольгә килгән Сабир Өметбаев, театрга ир-егетләр кирәк, әйдә безнең белән дигәч, ияреп китеп бардым. Үсмер егет өчен бу бик зур бәхет иде. Хәзер менә юбилей кичәсе оештырылса, бер спектакльне Минзәлә театрында уйнар идем. Яшьлегем үткән сәхнә сагындыра.
– Алай сагынырлык булгач, нишләп Минзәләдән киттегез?
– Театр училищесын тәмамлау белән Минзәлә театрында эшли башладым, әйеме? Шушы театр мине тормышымдагы иң зур табыш – Сания апаң белән таныштырды. Спас районында гастрольдә булганда, алар йортына фатирга кергән идем. Беренче күрүдә үк өйләнәм дип күңелгә беркетеп куйдым, шулай эшләдем дә. Яшь гаиләгә исә, беренче чиратта, фатир кирәк. Ә ул елны Минзәләдәге миңа дигән фатирны икенче бер артистка бирделәр. Театр директоры моны: “Алар икесе дә иҗат кешеләре, безгә артистлар кадерле, сезгә декабрьдә була”, – дип аңлатты. Мин – кызу канлы кеше, әмма сәбәпсез кызмыйм. Монда исә күңелем гаделсезлекне кабул итмәде. “Хатыным театрда тегү цехында эшли, шулай булгач, ул да – иҗат кешесе. Фатир бирмисез икән, мин театрдан китәм”, – дидем дә, саубуллаштык. Директор, мәрхүм Анатолий Богатырев артымнан, министрлыкка шалтыратам, сине бер генә театрга да эшкә алмаячаклар, дип янап калган иде. Артка чигенер юл юк, шулай булгач, Казанга юл тотарга, Камал театрына барып карарга булдык. Марсель Сәлимҗанов җылы каршы алды, мине актер итеп кабул итте, хатынымны бутафор цехына урнаштырырга дип сөйләштек, әмма яшәү урыны юк иде. Кайтырга чыктык, юлыма күчмә театр режиссеры, авылдашым Сәет Шәкүров очрады. Мин Казанга күченеп йөрүебезне, Камал театрына алуларын, әмма яшәргә урыныбыз юклыкны сөйләп бирдем. Тыңлап торды да, безгә кил, театрның бүлмәсе бар, диде. Шулай итеп Тинчурин театры актеры булып киттем. Марсель Хәкимович исә, документларны кире биргәндә, юләр икәнсең, диде. Аның бу сүзләрен гомер буе онытмыйм. Шулай да, күчмә театрны сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Уйнаган рольләрем шактый булды, теләгәнемнең барысына да ирештем.
– Картаймыш көнегездә Шүрәле дә булып киттегез әле.
– Анысы алтмыш яшемне тутырган көннәремдә булды. Җыелышып диванда рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз шулай. Да, егетләр, минәйтәм, өч дистәгә якын режиссер белән эшләгәнмен, шактый рольләр дә уйнаганмын, ә менә әкияттә уйнап караганым булмаган икән әле, дидем. Талантлы егетебез Шамил Фәрхетдинов шушы сөйләшүне күңеленә салып куйган икән. Беркөн бу миңа Шүрәле роле нәкъ сезгә туры килеп тора дип килеп әйтте. Шулай итеп әкияттә дә уйнадым. Минем Шүрәле йомшак күңелле, елаграк булуы белән Татарстандагы башка Шүрәлеләрдән аерылып торды (көлә – ред.).
– Театрны ихлас ярату балаларыгызга күчми калмагандыр.
– Улым хәле булганда бала рольләрендә уйнап йөрде. Ризван Хәмиднең “Китәм инде” пьесасындагы ролен бик ярата иде. Сәхнәдә артистларның өстән генә уйнавын сизсә, директорга әйтәм мин сезне, дип яный, өлкәннәр елмая башласа, гарьлегеннән күзләре яшьләнә иде.
Кызым Рузилә “Әкият” курчак театры артисткасы булды. Шунысы кызык: мин ул укыган 85 нче мәктәптә сәхнә серләрен укытып йөрдем. Аның исә ул вакытта сәхнәгә әллә ни исе китмәде. Бик яхшы укый, берәр җитдирәк һөнәр сайлар дип көткән идек. Тугызынчы сыйныфта укыганда Рәшит Заһидуллин аны “Назлы кияү” (Кәрим Тинчурин) спектаклендә Фәрештә роленә чакырды. Соңыннан фикер алышу вакытында режиссер: “Рузилә барыгыздан да әйбәтрәк уйнады”, – диде. Күрәсең, сабый күңеленә шушы сүзләр сеңеп калгандыр. Тугызны бетергәч, театр училищесына китәргә теләге бар иде, укуын өзмәскә үгетләдек. Ике ел эчендә театрны онытыр дип өметләнгән идек тә, кая ул! Хәтта Рәшит Заһидуллин курсына да бармады, курчак театрын сайлады. Үзенә үзе юл яра торган мөстәкыйль, горур, талантлы безнең Рузиләбез.
– Нуретдин абый, эш синең авыр чагың, чирле чагың белән дә исәпләшеп тормый. Мондый вакытларны ничек үткәрәсез, театрдан, рольләрдән ничек ял итәсез?
– Йөздән артык образым бар. Димәк, мин төрле холыктагы йөздән артык кешене уйнаганмын. “Без барыбыз да кешеләр” спектаклендәге ролем авыр, әмма күңелгә якын образларның берсе булды. Ул вакытта авырып йөрим, микроинсульттан айнып кына килә идем, яшь режиссерыбыз Резеда Гарипова хәлемне аңлап кечерәк роль бирде. Алындым, чөнки холкым шундый, туктасам, чир бөтенләй аяктан егачак. Ялкауланмаска, үзеңне кызганмаска дип, театрга йөреп торам. Репетиция барышында бер артистыбыз баш тартты да, катлаулы роль миңа калды. Цирк директоры иде ул, йөрәкне сыздырып, җаныңны биреп уйный торган роль (Нуретдин Нәҗмиевнең әлеге ролен Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә югары бәяләде – ред.). Бәлки менә шушындый образларның ныклыгы белән мин дә савыга аламдыр әле. Аннан соң мин – урман кешесе. Элегрәк җиләк җыя идем, хәзер анысын ук булдырып булмый инде, октябрьдә җитмеш тула бит. Ә менә гөмбә җыюдан тыелып булмый. Үзем җыям, үзем тозлыйм, аннары бөтен кешене сыйлыйм. Шуннан да рәхәт ял юк.
– Юбилеегыз көннәрендә зур бүләктән баш тарткансыз икән…
– Россиянең халык артисты исеменә документлар җыябыз дигәннәр иде, зинһар, алай эшләмәгез, дидем. Татарстанның халык артисты дигәне бар бит, өсте-өстенә мактаулы исем, кәгазь җыюны өнәп бетермим. Булганына канәгать булып яшәргә кирәк. Шөкер, дөньям тыныч, онык багу рәхәтләрен татыйм. Ходаем шушы шатлыкларны гомерлек итсен. Үлгәч, җәсәдемне театрга алып барып мәшәкать арттырмагыз, дип тә әйтеп куйдым. Анда әйтеләчәк сүзләр миңа кирәкми, туганнарымның исә хәсрәтен арттырачак кына. Туганда ничек тыйнак килсәк, фанилыктан бакыйлыкка да тыйнак күчү насыйп булсын иде.
Чыганак: http://tinchurinteatr.ru
Нет комментариев