Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр юк" - Надежда Борисова

Татарстанда уза торган сайлаулар буенча республика Үзәк сайлау комиссиясенә 11 мөрәҗәгать килгән. Аларның барысын да кичә төнгә кадәр карап, хәл иткәннәр. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә республика Үзәк сайлау комиссиясе Секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

“Бүгенгә мөрәҗәгатьләр барысы да телдән генә һәм белешмә характерда. Бер мөрәҗәгать техник җиһазга бәйле иде. Сайлау участокларында урнашытырылган видеокамераның берсе дөрес урнаштырылмаганы ачыкланды һәм бу кимчелек шунда ук бетерелде”, - диде ул. Үзәк саулау комиссиясе әгъзасы хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк сайлау участокларының адресларын тәгаенләү, сайлаудан соң бирелгән беләзекләр белән кайда, нәрсә эшләп булачагын ачыклау өчен шалтыраталар.

“Шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр юк”, -диде Надежда Борисова.

Бүген республикада сайлауларга кагылышлы сорауларны “кайнар линия” аша да белергә мөмкин булачак. (843) 292-56-42; 292-85-14 телефон номерлары иртәнге 7 гә кадәр эшләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев