Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Шигырьләремнән кешеләрнең дөньяга карашларын чагылдырган спектакль эшлисем килде»-Луиза Янсуар

“Калеб” иҗади яшьләр җыены яңа проект  - шагыйрә Луиза Янсуарның "ишек"ләргә бүленгән иҗаты буенча шигъри спектакль тәкъдим итә. Проектның режиссеры - Резеда Гарипова. “Ишек” шигъри спектакле 27 апрельдә “Угол”да тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Пресс-конференция о спектакле "ИШЕК" “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында шигъри проектны оештыручылар катнашында матбугат конференциясе үтте. Матбугат чарасында шагыйрь Луиза Янсуар, режиссер Резеда Гарипова һәм актер Идел Кыямов катнашты. “Без Резеда Гарипова белән Рәдиф Гаташ шигърияте буенча эшләгәндә танышып калган идек – Резеда безнең Йолдыз белән минем сценарий буенча “Одиссея” дигән шигъри спектакль куйды. Калебтәшләр белән бергә минем иҗат буенча нәрсә дә булса эшләү нияте тугач, күз алдына Резеда килеп басты, - дип аңлатты Луиза Янсуар. - Үз шигырьләремнән кешеләрнең дөньяга карашларын чыгылдырган спектакль формасындагы проект эшлисем килде”. Оештыручылар әйтүенчә, спектакльнең исеме очраклы сайланган. Әмма бу очраклылык спектакльнең мантыйгына әверелгән һәм шигырьләр ишекләр рәвешендә блокларга бүленгән: “югалган ишек” - ялгызлык, “беркатлы ишек” – балачак, “үз ишегем” - мәхәббәт, “исәр ишек” - иҗат, “давыллы ишек” – безне борчыган проблемалар. Резеда, Луиза шигырьләрен берләштергән җепне эзләгәндә, бала образы һәм “Алиса в стране чудес” китабын күзаллануын әйтте. Шигырьләрдә кечкенә баланың, ишекләрне эзләп, үзен табарга тырышуы чагыла. “Бу - Луиза тормышы турында да, шагыйрь тормышы турында да түгел, бу - яшьләр тормышы. Без бу дөньяны ничек аңлыйбыз, ничек тоябыз, безнең өчен нинди проблемалар мөһим – спектакль шуңа җавап эзли”, - ди Резеда Гарипова. “Луиза шигырьләрендә персонажлар вуаль эчендә, аның язганнары бер укудан гына аңлашыла торган җиңел шигырьләр түгел. Репетиция дәверендә барысы да ачылды, аңлашылды. Бик матур спектакль килеп чыга”, - дип ышандырды Идел Кыямов. Шигъри спектакльдә сигез актер һәм унбиш музыкант катнаша. Спектакльгә Луизаның төрле елларда язылган 16 шигыре кергән.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев