Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шигырь җанрында язылган әсәрне йөз процент тәрҗемә итеп булмый, Тукайны бигрәк тә" - Җәүдәт Миңнуллин

"Шигырь җанрында язылган әсәрне гомумән йөз процент тәрҗемә итеп булмый, Тукайны бигрәк тә", -  диде тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. «Тукайны беренче тапкыр тәрҗемә иткәндә, әйтик, Мәскәүдә Лазарев исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтында берәү  «йөрәк маем»ны  русча «топленое масло», дип биргән. Андый күренешләр хәзер дә очрый. Тукайның «Китмибез!» шигырендә соңгы ике юлы русча язылган. Атаклы бер тәрҗемәчебез шул юлларны яңадан русчага тәрҗемә итә. Моны ничек аңларгадыр - тәрҗемәче үзе  төшендермәгән.  Бер төрек язучысы Тукайны тәрҗемә иткән. Милли ризыгыбыз катыкны  «йогурт» дигән. Болар - икесе ике нәрсә бит. Тәрҗемәчеләргә консультация бирү, тәрҗемәләрне яңадан карап, укып чыгу дигән нәрсә бездә юк ахырысы, дигән фикергә килдем мин», - ди галим. Бүгенге көнгә кадәр бөек татар шагыйренең тәрҗемә ителгән әсәрләре хакында да тулы мәгълүмат юклыгы үзен сиздерә. «Тукайның күпме әсәре тәрҗемә кылынганы турындагы саннарга юлыкканым юк, - диде филология фәннәре докторы Рәмил Исламов. - Фәнни оешмалар, аны тикшереп, барларга тиеш. Күп телләргә тәрҗемә ителгән, мәсәлән: 1914 елны «Пар ат» инглиз теленә дә, 1930 елларда поляк, төрки телләрнең  күбесенә тәрҗемә ителгән, русчага күчерелгәннәре бихисап. Күптән түгел Азәрбайҗанда махсус китабы чыкты. Соңгы елларда гына фарсы телендә аерым китап булып дөнья күрде. Чын мәгънәсендә таләпләргә туры килмәсә дә, Тукай белән таныштыру йөзеннән, аның тәрҗемәләре булу, әлбәттә, кирәк. Берничә шигыре кытай телендә басылганын беләм.  Хәзерге Кытайның Шень-Чжень уйгур автономияле районында вакытлы матбугатта чыккан». Филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин төзегән «Тукай – ядкярләрдә» ике томлыгы  быел Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев