Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шигъриятнең төп темасы, әлбәттә, мәхәббәт" - Роберт Миңнуллин (әңгәмә)

Татарның язмышын Америка, Австралия кебек чит илләрдә түгел, Татарстанда һәм безнең республика белән чиктәш күрше регионнарда хәл ителә. Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Диплом иясе, 1990-2004 елларда Татарстанның халык депутаты Роберт Миңнуллан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде. Ул шулай ук бүгенге заман шигъриятендәге катлаулы формалар эзләү тенденциясенә, эстрададагы түбән зәвыклы җырларга мөнәсәбәтен белдерде. Шагыйрь фикеренчә, рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк һәм аларга юллар да ачыграк.

"Минем шигырьләрне укыйлар"

- Роберт Мөгаллимович, кеше шигырь укыймы?

- Белмим, мәсәлән, минем шигырьләрне укыйлар. Балалар да укый, яшьләр дә. Өлкәннәрне әйтеп тә тормыйм инде. Бу мактану түгел. Минем шигырьләрнең укучылары күп икәнен җитди генә кешеләрнең шигырьләремне яттан үземә сөйләп күрсәткәннәреннән беләм.

Без ниндидер бер инерция буенча сөйләшергә яратабыз. “Яшьләр шигырь укымый”, - дип әйтәбез. Мәсәлән, балалар бакчасы, мәктәп укучылары, студентлар. Аларны мәҗбүри укыталар. Төрле чараларга, бәйрәмнәргә йөртәләр. Минем оныкларым бар. Әле кичә генә әнисенең заказы белән мин аңа әнисенә багышланган шигырь язып бирдем. Ул аны әнисенә укыячак. Аның ул шигыре гомере буена хәтерендә калачак. Ул аны бервакытта да онытмаячак.

Мәктәптә дә шулай. Мәктәп укытучысы нинди, аның укучылары да шундый. Әгәр малайларда, кызларда, укучыларда мәхәббәт уята алалар икән, ул балалар укый.

Миңа һәрвакыт: “Роберт абый, без синең шигырьләрне укып үстек”, - дип килеп әйтәләр. Минем балалар шигырьләрен укыган укучылар үскәч тә минем лирикамны, өлкәннәр өчен язган шигырьләрне, әлбәттә, укыйлардыр дип ышанам.

"Шагыйрьдә укысалар укырлар дигән караш булмаска тиеш"

- Бүгенге яңа буын җыеннары, хәзерге заман шигърияте турында нәрсә әйтер идегез - ничек язалар хәзерге яшь шагыйрьләр, нинди темаларга язалар?

- Шигърияткә, әдәбиятка дулкын булып килү гадәткә кергән. Мәсәлән, алтмышынчы елларда Фәйзуллиннар, Гаташлар, Ренат Харислар буыны килеп керде. Ул шулай юктан гына түгел. Ул бөтен Союзда шундый бер халәт иде. Әйтик, Евтушенколар, Вознесенскийлар алтмышынчы елларда килеп керделәр. Ул дулкын безнекеләргә дә күчте, әлбәттә. Аннары озак бармады. Мөдәррисләр, Зөлфәтләр икенчерәк шигърияткә килеп керделәр.

Шуннан соң күпмедер тынлык булып алды. Менә соңгы 10-15 елда бер буын калкып чыкты. Алар - Казан дәүләт университеты, педагогия институты студентлары. Хәзер инде алар шактый формалашып, үз тавышын укучыларга җиткергән буын. Мин аларны исемләп атап тормыйм. Алар шактый кызык язалар. Мин укыган кадәрлесе, әлбәттә. Иң мөһиме, алар язганнарын кызык итеп укый беләләр. Минем һаман шул Евтушенколар, Вознесенскийлар, Мөдәррисләр, Зөлфәтләр искә төшә.

Бу, миңа калса, начар түгел. Һәркем үзенчә укый. Бу - шигъриятне укучыга җиткерүнең бер алымы, формасы. Шагыйрьдә укысалар укырлар, укымасалар юк дигән битараф караш булмаска тиеш. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең продукциясен ничек җиткерергә тырышсалар, шагыйрьләр, язучылар да үзләренеке - шигырьләрен, китапларын укучыга җиткерергә тырышырга һәм моны башкаруда төрле формаларны кулланырга тиеш.

"Зарлану безнең каныбызга сеңгән"

- Шигырьләрне халыкка җиткерүдә нинди дә булса кыенлыклар юкмы? Хәзер бөтен җирдә базар мөнәсәбәтләре бит.

- Беләсезме, без традицион фикер йөртергә яратабыз бит инде. Беренче карашка, без чыгара торган кәгазь китапларны халыкка җиткерү чынлап та авырлашты. Совет заманындагы система югалды, яңасын уйлап таба алмадык. Бәлки уйлап та тапкан булыр идек, ләкин аны кирәксенмиләр. Җитәкчеләр дә кирәксенмиләр, эшмәкәрләр дә. Аннан әллә ни файда, табыш алмабыз дип куркалардыр дип уйлыйм инде мин.

Әлбәттә, китапны чыгарган кеше укучыга китапларын, шигырьләрен җиткерергә тырышырга тиеш. Бу очракта яшьләрчәрәк тә фикер йөртәм. Интернет заманы. Булган әйберне интернет аша да укучыларга җиткерергә була. Әгәр дә инде син интернетка үзеңнең әсәрләреңне грамоталы итеп куя белсәң, ул шигырьләр мөгаен укучыларга барып җитәр.

Без ниндидер бер күчеш чорында яшибез - аның авырлыгы да, җиңел яклары да бар, ләкин инде зарлану безнең каныбызга сеңгән. Зарлангач, ничектер җиңел булып куя.

Яңа гына китап кибетенә кереп чыктым, минем бер китабым да калмаган. Минем язганнарымны, китапларымны укучылар вакытында алып укыйлар дигән сүз бит инде ул.

"Шигърияттә тема һәрвакыт икенче планда булырга тиеш"

- Бүгенге шигърияттә тема сайлыгы бар дип әйтәләр. Күбесенчә мәхәббәт турында язалар. Сез моны күзәтмисезме? Публицистик темаларга язу кирәк дип уйламыйсызмы?

- Беренчедән, шигърияттә тема һәрвакыт икенчел булырга тиеш. Чын поэзияне темаларга бүлеп карау бик үк дөрес түгел. Менә мин тагын үземнән мисал китерәм. Бөтен тәнкыйтьчеләр, укучылар, укытучылар минем иҗат турында сөйли башласалар, иң элек: “Менә Роберт Миңнуллин әниләр турында иң күп язучы шагыйрь”, - ди башлыйлар. Бу миңа яшьрәк чакта ошый иде, ләкин тора-бара уйлана башладым. Минем шигърият бит әниләр турында гына түгел. Ул минем шигъриятнең бер кечкенә генә өлеше. Шулай килеп чыкты инде, нишлисең? Сайлый башласаң, минем шигърияткә бик күп темалар кергән. Кеше нәрсә турында уйлана, шулар турында язырга тиеш.

Ә бүгенгә килгәндә, мин күзәткән кадәрле яшьләрнең бер өлеше милли темаларны күтәрә. Ул бигрәк тә азсанлы халыклар өчен бик табигый. Чувашлар, башкортлар, татарлар өчен бу һәрвакыт актуаль булды һәм әле дә актуаль дип уйлыйм. Чөнки шагыйрь, милли шагыйрь, әлбәттә, милли шигырьләр дә язарга тиеш һәм укучысының күңеленә шул яклап та керергә тырышырга тиеш.

Ә шигъриятнең төп темасы, әлбәттә, мәхәббәт. Аннан беркая да китә алмыйсың, ул шагыйрь кеше бит. Күңел, яшьлек, мәхәббәт, сөю – алардан беркая да китә алмыйсың. Әгәр дә шигъриятнең тарихын классикларга, борынгыларга барып карасаң, һаман шул мәхәббәт. Ләкин һәркемнең үз мәхәббәте, һәр шагыйрьнең үз мәхәббәте. Алар кабатланмый. Мин монда югары шигърият турында әйтәм инде.

"Мин үзем гади шигърият яклы"

- Хәзерге шигъриятне һәм сезнең буын шигъриятен чагыштырсак, бер әйбер күзгә ташлана. Шигырьләр бик аңлаешлы, гади телдә иде, ә хәзерге шагыйрьләрнекен укыганнан соң: “Бу нәрсә әйтергә теләде икән соң”, - дип уйлап утырырга кирәк:  Бик катлаулы чагыштырулар эзләү теләге күренә. Бу нәрсәгә бәйле? Сез ничек уйлыйсыз?

- Аның һәрберсе дә булырга тиеш. Бигрәк тә зур шигърияттә аларның барысы да булырга тиеш. Аларны барысы да халык өчен яза. Халык аңласын өчен, халыкка барып җитсен өчен, ә кайберәүләрнең шигърияте тар бер даирә өчен кызык: әдәбиятчы өчен, тәнкыйтьче өчен, галимнәр өчен һәм шагыйрьләрнең үзләре өчен.

Мин бер генә мисал китерәм. Мин, Башкортстанда тугач, Әнгам Атнабаев дигән шагыйрьне яраттым. Ул минем кумирым иде. Мин аңа ияреп шигырьләр дә яздым. Башкортстанда Атнабай иң популяр шагыйрь иде. Аның белән очрашу – укучы өчен зур бәхет иде, чөнки, беренчедән, гап-гади шигърият. Ул аны гади итеп сөйли, укучыга җиткерерлек итеп. Бездә, Татарстанда, мөгаен, прозаик Мөхәммәт Мәһдиев кына шундый популяр булгандыр. Ә Атнабаев кебек популяр шагыйрьләр бездә булмады. Әлбәттә, башкалар гафу итсен инде. Шундый феномен. Гап-гади. Гадилектә бөеклек. Мин аның шигырьләрен студент чакта сәхнәдән укый торган идем. Соңгы бер 20 елда Әнгам Атнабаевның Татарстанда укый башлауларына аптырыйм.

Мин депутат чакта Мөслим районында бик еш булдым. Анда үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар да, әдәбият белән кызыксынучылар да мәҗлесләрдә Атнабаев шигырьләрен укый иде. Монда да берничә интервьюны карадым. Яраткан шагыйрьләрегез кемнәр дип. Җырчылар, шагыйрьләр Әнгам Атнабаев диләр.

Әле филармония директоры Кадимнең интервьюсын укып утырдым. “Менә Әнгам Атнабаевның китабын укып утырам әле, шигырьләрен, шуның яңа китабын чыгарасы иде”, - дигән җөмлә. Ул онытылмады. Аннары, тагын бер мисал китерәм. Марат Әхмәтов, безнең данлыклы министрыбыз -аның 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә ярдәм иттем мин. Шунда аның Атнабаев шигырьләрен яратканын аңладым. Мин аңа бер шигырь тәкъдим иттем. Ә ул китаптан үзе яратканын сайлап алды һәм шуны үзенең кунакларына укыды. Атнабаевны аңлый, ярата, яттан сөйләп йөри. Димәк, аның күңеленә кергән. Атнабаев үзе күптән юк инде. Шигърияте яши. Ул гади шигърият, ләкин халыкның күңеленә керә торган шигырьләр. Мин үзем шундый шигырьләр яклы. Ул Такташ линиясы, Илдар Юзеев, Атнабаев. Менә шундый шагыйрьләр. Мин үзем дә шулар рәтенә керәмдер дип уйлыйм.

- Яшь вакыттагы Гадел Кутуй түгел инде.

- Юктыр. Андый ук романтик шагыйрь була алмадым мин, дөресен генә әйткәндә.

"Шигърияттә катлаулы формаларга омтылу - вакытлы күренеш"

- Хәзер менә шушы юнәлешкә омтылу нәрсәдән икән?

- Ул вакытлы күренештер дип уйлыйм мин. Һәрбер чор бер дулкын рәвешендә бер күтәрелә, бер төшә. Мода дип тә әйтергә була аны. Шул чорның гадәти “чире” дип тә әйтеп була. Аңа бер дә гаҗәпләнмәскә кирәк. Һәрхәлдә, шигърият төрле булырга тиеш, миңа калса.

"Эстрада өчен шигырь язарга күңелем сүрелде"

- Сезнең күп шигырьләрегезгә җырлар язылган. Сез күп җырлар авторы. Бездә эстраданы бик тәнкыйтьлиләр, җырларның сүзләре дә начар диләр.  дип. Сез нәрсә дип әйтер идегез бу хакта? Җыр тексты мәгънәле булырга тиешме, әллә тегесе дә, монысы да яшәргә хаклы. җырның ертыгы юкмы?

- Бик катлаулы. Без “Тәнкыйтьлиләр”, - дибез, ләкин бервакытта да конкрет тәнкыйть юк. Начар дип кенә, әйбәт дип кенә аны тәнкыйтькә алырга ярамый. Әгәр дә син анализ ясап тәнкыйтьләргә алынгансың икән, син ал бер артистның репетуарын, анализ яса шуңа - шигырьме ул, түгелме. Болай без сөйләшәбез генә. Тәнкыйть юк дәрәҗәсендә. Профессиональ тәнкыйтьчеләр юк. Җыр сәнгатендә юк дисәң дә була инде, ләкин мин үземнән мисал китерәм. Мин шигырь язам. Минем шигырьләремә җыр язалар. Минем төп принцибым – җыр сүзләре музыкадан башка да яшәргә тиеш. Әгәр шулай яши алса, ул вакытта чын мәгънәсендә җыр тексты була ала һәм халыкка хезмәт итә.

Ә инде бүгенге көнгә килгәндә, әлбәттә, хәзер профессиональ шагыйрьләр язмый дияргә дә була. Менә минем үземнең дә берничә елда ничектер күңелем сүрелде. Алар арасында ничектер күренәсем килми башлады, чөнки ничектер гарьләндерә, оялта дип әйтимме инде, чөнки анда башка компания, ә мин, без, җырлар яза башлаган чорда татар җырлары бөтенләй икенче иде. Ул профессиональ композиторлар җырлары да. Анда штучный җырлар иде. Анда массовый җырлар була да алмый иде, чөнки исемнәрен карагыз: Яхин, Сара Садыйкова, Мозафаров. Менә шундый зур шәхесләр. Аларга ничек начар җыр сүзләре, начар шигырь тәкъдим итәсең, алар үзләре дә кабул итми аларны. Алар бит югары профессиональ дәрәҗәдә яза торган композиторлар. Шуңа күрә алар бергә иҗат иткән, Сибгат Хәкимнәр, Мостафа Ногманнар. Аларның язганнары мәңлегек. Алар бервакытта да төшеп калмаслар дип уйлыйм мин. Вакытлыча төшеп калырга мөмкиннәр, ләкин алар яңадан кайтачаклар. Яңа чорда, яңача яңгыраячаклар дип исәплим мин.

"Пүчтәк җырлар арасына керсәң, ала карга кебек күренәсең"

- Сез гарьләндерә дип әйттегез. Бу әйбер ничек тәэсир итә татар халкына? Сез ничек уйлыйсыз?

- Гарьләндерә дигән әйбер үзеңне өстен куюдан түгел, ә синең шигъриятеңә шундый мөнәсәбәт булганга шулай.

- Нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңлатып китсәгез иде.

- Бер үк концертта, әйтик, бер үк тапшыруда пүчтәк сүзле, пүчтәк көйле, пүчтәк җырчылар җырлый икән һәм син алар арасына килеп керәсең икән, син башкалар арасында ала карга кебек күренәсең. Бүгенге шоу-бизнеста аларның кампанияләре бөтенләй икенче.  Әлбәттә, кайчакта бик матур шигырьле җырлар да килеп чыга. Җырчыларны әйтмим дә инде. Шуңа күрә син алар янында кирәкмәгән бер кеше кебек итеп тоясың үзеңне.

"Үзгәреш җиле"нең исеме ошамады"

- Ә ни сәбәпле алай? Бу татар җыры шоу-бизнеска әйләнгәнгә шулаймы?

- Әйтәләр бит “Шоу-бизнесның үз законнары бар”, - дип. Мин ул законнарны белмим. Беләсем дә килми. Ул бит бер татарда гына түгел. Ул Европада да шулай. Мәскәүне әйткәнем дә юк. Акча белән бәйләнгән җирдә югары сәнгать була алмый, күрәсең. Мин шуңа әкренләп төшенә башладым. Җыр, текст, аранжировка, сәхнә, зал, тамашачы – бөтенесе бергә бәйләнеп беткән.

Менә “Үзгәреш җиле”ндә акча төп рольне уйнады, дип уйлыйм мин. Дөрес, мин анда катнашмадым. Мине чакыручы да булмады. Үзем ничектер кызыксынмадым. Миңа иң беренче аның исеме ошамады. “Ветер перемен” – ул рус сүзе. Татарда “үзгәреш җиле” дип әйтмиләр. Эстрадага килешәме икән, юкмы икән ул. Бигрәк тә җәмгыятьтә, сәясәттә әйтелә бит инде ул сүз.

Монда инде акча төп рольне уйнады дип уйлыйм мин, чөнки эстраданы югары дәрәҗәгә күтәрү өчен акчасыз бернәрсә дә эшләп булмый. Югары сыйфатлы музыкантлар белән, югары бизәлештә, матур театрда җырчыларыбыз, әлбәттә, матур күренә. Җырлар да матур тоела.

"Мәскәүдән башка эстрадабыз да беркая бара алмый кебек"

Без бит сәясәттә, икътисадта, финансларда гына Мәскәү белән бәйләнештә дип уйлыйбыз. Аннан беркая да китә алмыйсың. Монда да шулай килеп чыкты. Мәскәү музыкантларыннан башка, Мәскәү режиссеры, художниклары башка безнең эстрадабыз да беркая бара алмый икән дигән фикер уянырга мөмкин беренче карашка. Шулай бит? Үзебез генә беркая бара алмыйбыз булып чыга. Ә инде җитдирәк итеп әйтсәң, ул чынлап та татар эстрадасын дөньяга чыгару турында сүз бара бит.

Татар эстрадасын бер вакытта да дөнья күләменә чыгарып булмый. Беренчедән, ул шундый бер зур катлам, анда, мин уйлыйм, бер җырчы чыгарга мөмкин. Безнең мисаллар бар. Менә опера сәнгатендә, әйтик, Шаһиморатова һәм тагын берничә кеше бию сәнгатендә (Нуриев). Ә гомум 25 җырчы бер вакытта да чыга алмый. Евровидениедә безнең Динә Гарипова чыкты, татарлар исеменнән дисәң була. Гомум бер бөтенең бергә чыгып булмый. Ул мөмкин эш түгел. Ул башка сәнгатьтә дә, башка халыкларда да шулай. Мәсәлән, кемнең ишеткәне бар, әйтик, казах эстрадасы дөньяга чыккан икән дип, әйтик, Кытай эстрадасы дөньяга чыккан икән дип. Ул фәкать штучный гына чыгарга мөмкин. Андый зур максат бәлки куярга да кирәкмидер. Безнең сәнгатебез үзебезнең халкыбызга хезмәт итәргә тиеш иң элек. Югары дәрәҗәдә. Аның максаты да шул булырга тиеш. Ә аерым җырчылар рәхим итсеннәр. Аларга, әгәр дә өмет бар икән, финанс ягыннан да ярдәм итәргә кирәк.

"Халык әйбәт җыр тыңларга түгел, Салаватка бара"

- Түбән дәрәҗәдә эшләнгән зәвыксыз шигырьләр халыкка ничек тәэсир итә? Ул тамашачыны татар теленнән биздермиме?

- Безнең халык кызык бит ул. Халык нәрсәгә күнегә, шуны тыңлый. Ул аны уйламый да, “Карале, шундый сүзләр җырлый”, - дип. Ул аны тыңлый гына. Ул аңа анализ да ясамый. Ул бит концертка да әйбәт җыр тыңлар өчен бармый. Беренчедән, ул Салаватка бара. Исемгә. “Карале, аның концерты бар икән”, - дип. “Менә бу җырчы әйбәт”, - дип. Халык шуңа күнегә. Радионы да бит өйдә ачып куясың, ул сөйләп тора, җырлап тор, син аны тыңлаган да кебек, тыңламаган да кебек. Ниндидер фон гына ул. Минем кебек тәнкыйтьләүчесе дә бар, тәнкыйди карашлысы да бар. Ә кем өчендер ул: кемнеңдер тавышы ишетелә, татарча җырлый. Анысына да канәгать, рәхмәт. Менә шул.

"Миңа каен матур бер кыз булып күренә, сиңа - утын агачы"

- Сез “Каеннар арасында” дигән җырыгызны да бик тәнкыйть иттеләр. Ничек инде ул ялгыш каенны кочкан, дип. Сез үзегез моңа ничек карыйсыз һәм нинди тәнкыйтьне сез кабул итәсез? Ул тәнкыйтьчеләр үз фикерләреннән кайттылармы хәзер?

- Мин төгәл генә әйтә алмыйм. Аларның тәнкыйте башта, әлбәттә, кызыксындыра, соңыннан кызыксындырмый башлый, чөнки профессиональ дәрәҗәдә язылган образлы шигырьне тәнкыйтьләү бездә модада. Ә теге пүчтәк, бернәрсәгә ярамаган шигырь сүзләрен, көйләрен тәнкыйтьләмиләр бездә. Алар шул көе үтеп кенә китә. Ә бу шигъри образ, хәтта мин уйлап тапкан образ да түгел. Ул Есенинда да бар, башка төрле әйтелгән. Классик бит. Минем авыл каеннар арасында утыра икән, мин чыршы турында яза алмыйм бит инде. Каен турында язам, әлбәттә. Миңа калса, ул бик матур образ. Мине тәнкыйтьләгән бер абзыйга эпиграмма да яздым: “Миңа каен бер кыз булып күренә, ә сиңа утын агачы”, - дип. Кем ничек кабул итә андый әйберләрне. Шуңа күрә мин аңа бик игътибар итмим.

Тагын бер җырымны тәнкыйтьләделәр. Ул әнкәйләргә багышланган, “Кайтабыз да китәбез шул” дип. Әни янына кайтабыз, ләкин нишлисең, китәргә кирәк. Китүне тәнкыйтьләп язды халык. Ләкин мине яклап чыгучы Римзил Вәлиев булды: Бу бит халыкның фаҗигасе, дип. Миңа калса, әйбәт образ. Шулай бит?

"Рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк, аларга юллар да ачыграк"

- Икенче тамага китсәк, менә хәзер тулы бер катлам яшьләр барлыкка килде. Алар татарча белми, татарча укымый, әмма үзләрен татар дип саный һәм татарларга кагылышлы чараларда актив катнаша. Сез ничек уйлыйсыз? Бу кешеләр телне берәр кайчан өйрәнәчәкме? Әллә туган телләре рус теле булган халыкка әйләнәчәкбезме?

- Минем ул турыда уйланганым бар. Чынлап та, синең соравыңда җавап та бар, чөнки әгәр дә ул яшьләр бүген татарчаны өйрәнмәгән икән, алар инде иртәгә өйрәнмәячәкләр. Минем иманым камил, чөнки аларга шулай рәхәт. Ләкин аларның күңелендә татарлык бар икән, бу инде икенче менталитеты булган, икенче буын татарлар булачаклар. Алар безнең буынга да, бездән алдагы буынга да охшамаган булачак. Күрәсең, андый үзгәрешләр дә кирәк.

Минем шундый күзәтүләрем дә бар. Нәрсә генә булса да, рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да, карьера мәсьәләсендә дә өлгеррәк. Аларга юллар ачыграк дип исәплим мин. Ул күзәтүләр бик күп. Безгә бер әйберне онытмаска кирәк. Татар ике телне дә әйбәт белергә тиеш - рус телен дә, татар телен дә. Шунсыз аның киләчәге юк дип исәплим мин.

"Татар гаиләсенең трагедиясе - әби-бабай белән үсмәүдә"

- Кемдер татар телен мәктәп өйрәтергә тиеш, кемдер моңа гаилә булырга тиеш, ди. Нәрсә төп нигез булып тора? Нәрсә иң мөһиме?

- Ул сорау дөрес түгел. Нигездән. Чөнки һәрберсе бурычлы, мәҗбүри түгел. Безнең халык рәхәт яшәргә өйрәнгән. Аңа ничек рәхәт, шулай яши. Әгәр дә инде аның баласы русча тәрбияләнеп, русча укып, әйбәт эшкә урнашса, ул татарлыгын оныта. Аңа кирәкми дә ул, чөнки башкалар янында аның улы, кызы менә шушындый дәрәҗәләргә ирешергә тиеш. Ләкин арада, әлбәттә, икече төрлеләре дә бар. Бу инде, әлбәттә, нәселдән килә.

Ләкин безнең гаиләнең дә трагедиясе нәрсә? Безнең күбебез әби-бабай белән үсми. Буыннар чылбыры өзелә кайдадыр. Әбисез, бабайсыз үскән балалар барыбер традицияләрне өзеп калдыралар. Кәлтә еланы койрыгы, ракета белән дә чагыштырырга була инде. Бөтенесе артта кала, киселә, өзелә. Бернәрсә дә калмый. Аларга, әлбәттә, татарлык мәҗбүри түгел.

"Татарның язмышы Америка, Австралиядә түгел, Татарстанда хәл ителә"

Татар бит ул бик күптөрле. Алар шулкадәр бер-берсенә охшамаганнар. Мәсәлән, без Америка, Австралия, кайсыдыр илләрдә яшәгән 200 татарны мисалны итеп китерергә яратабыз. Менә алар татар телен онытмыйлар, менә татарча "Туган тел"не җырлыйлар. Калфак киеп йөриләр, өчпочмак пешереп ашыйлар дип. Ул бит формаль яктан гына. Монсы аның фасад кына. Ул телевизордан күрсәтү өчен кирәк. “Татарлар” дигән тапшыруда бик әйбәт ул. “Минем халкым” дигәндә бик матур. Ул бер мисал, бер үрнәк, бер тәрбия. Ләкин бит татар язмышын алар хәл итми. Татарның язмышын Татарстанда һәм Башкортстанда, һәм күрше тирәдәге Чуашия, Самара, Удмуртия һ.б. берничә өлкәдә хәл итәләр. Үзебездә хәл ителсә, татар яшәячәк. Ә читтәгеләргә бернинди ышаныч та юк. Алар ностальгия белән генә татарлыкларын саклап калалар. Нәселдән, каннан килә торган сагыну гына аларны саклап кала. Алар бер очрашканда гына шулай матур итеп татарча бәйрәм итәләр. Ә аларның һәрберсенең үз язмышы, үз эше. Алар башка халыклар белән эшлиләр анда. Шулай бит инде? Аларның үз кимчелекләре һәм әйбәт яклары. Менә бүген алар татарча сөйләшә. Ярый. Ә аларның балалары? Алар үзләре дә шулай әйтә: “Менә безнең балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшми шул инде”, - ди. Шуңа күрә, әгәр дә безнең Татарстанның дәүләтчелеге бар икән, аның ике дәүләт теле бар икән, һичшиксез аны без төрле юллар белән эшләргә тиешбез. Һәркемнең үз бурычы. Җаваплы кешеләре бар аның. Синең белән мин дә җаваплы. Һәрберебез үз урынында нәрсәдер эшләсә, ул әлегә шулай барса да, канәгать булырга кирәк. Башкача була алмый, күрәсең.

"Казанда татар рухы булган берничә генә нокта бар"

- Нәрсә эшләргә кирәклегенең әзер рецептлары юк инде.

- Ул бервакытта да була алмаячак. Ул язмыш дигән әйбер. Менә халыкның үз язмышы бар. Әгәр дә Казан алынганнан соң еллап, гасырлап күз алдына китерсәң, аның тормышының бик нык фаҗигале чаклары да булган. Без бүгенгә килеп җиткәнбез, ләкин бүген дә безнең файдага булмаган коточкыч процесслар бара. Без аларның күбесен күрәбез, күбесен күрмибез. Әле сизеп тә бетермибез. Болай гына бит без "барысы да әйбәт" дияргә яратабыз. Җитәкчеләр дә шулай ди: “Исәнмесез, хәерле иртәләр!” - дип әйтсә, ул үзен татарча беләм дип хис итә. Безнең Казанда берничә нокта бар. Казанда татарча сөйләшә торган, татар тормышы белән яши торган һәм үзеңне татар итеп хис итә торган берничә урын бар. Ул театр, Идел-пресс, тагын берничә татар гимназиялары. Башка җирдә татар рухы да юк хәтта. Шуңа күрә инде бик үк мактанмаска да кирәк. Ул мактау гомумән начар әйбер. Беренчедән, башка халыкларның ачуы килә, күршеләрнең ачуы килә. Әзрәк тыйнаграк та булырга кирәк. Үз-үзеңнең дәрәҗәңне белергә кирәк, әлбәттә. Ләкин татарга аһ-ух килеп мактану килешә торган эш түгелдер дип исәплим мин.

"Татарга файдалы булмаган процессларга җавап бирә алучы журналистларыбыз да юк"

- Кешене пиар алга илтә. Замана шундый. Кеше шуңа да бу юнәлешкә бик зур әһәмият бирә.

- Ул әйбер бар, ләкин аның чамасы булырга тиеш. Аны грамоталы итеп, башка күршеләр дә сокланырлык, аһ итәрлек итеп эшләргә кирәк. Башкаларның ачуын китереп, көнләштерерлек итеп эшләмәскә кирәк аны. Монда инде, әлбәттә, бөтен яктан да грамоталы булырга кирәк. Ул газета-журналларга да кагыла, телевидениегә дә кагыла. Менә мин бер генә мисал әйтәм. Безнең файдага булмаган бик күп, әйтик, мәкаләләр, процесслар бара. Әйтик, соңгы вакытта гына яңа концепция, яңа милләт турында сүзләр бара, мәкаләләр чыга, интернетта да бар. Менә синең белән мине моннан соң рус татары дип йөртә башлаячаклар. Рус чуашы. Русский татарин дип. Бу хакта мәкалә языла. Анда комментарийлар белән бераз сөйләшеп алалар. Шуның белән бетә. Безнең Татарстанда шуңа җавап бирерлек журналистлар, политологлар да юк. Мин федераль газета-журналларны, телевидениены әйтәм. Аларның һәрберсенә вакытында җавап бирергә кирәк. Ул проблемалар җыела. Ә дәшмәгәч, “Әһә, болар риза икән. Монысын йоттылар. Тагын башкай әйбер уйлап табарга кирәк”, - дип уйлыйлар. Шуңа күрә үзебездә дә кадрлар бик көчле булырга тиеш. Кызганычка каршы, алар күп түгел.

"Татар тырыш, тәртипле, уңган"

- Сез халыкның сыйфатларын мактану дип күрсәттегез. Бу безнең халыкка хас тискәре сыйфатларының берсе булып чыга. Бездә киң таралган мәзәктә тәмугътагы татарлар бер-берсен казанга кире тартып төшерәләр. Сез татарны сыйфатлаган тагын нинди сыйфатларны атар идегез?

- Ул башка халыкларда да шул: башкортларда да, чуашларда да. Ул язучылар арасында да шулай. Язучылар союзы таркалып бетте. Алар үзара сугышалар, көрәшәләр. Нәрсәгәдер, ни өчендер, анысын беркем дә белми. Ләкин татарның әнә шул тырышылыгы, эшчәнлеге безне гасырлар буе исән калырга һәм яшәргә өйрәткән сыйфатлар . Ул, әлбәттә, эшли торган кеше, тәртипле, уңган кеше. Әгәр аңа аяк чалмасалар, эшләмәскә бүтән сәбәпләр булмаса, ул ерып чыга һәм шунысы кызык - безнең халык башка җирдә калкып чыга, үзен күрсәтә ала. Ул Мәскәү булсын, башка өлкәләрдә булсын. Игътибар итсәң, анда конкуренция күрәсең. Анда башкалар белән конкуренция аркасындамы икән ул. Татарлар белән татарлар арасында түгел, ә башка халыклар белән. Ул анда үзен иркен хис итә һәм үз максатына ирешә нишләптер.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев