Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шигърият ул – йөрәк серен чишү, хисләр ташкыны, фикерләр өермәсе…" - Фәнил Гыйләҗев

Фәнилне беренче тапкыр күргән мизгелләр әле дә хәтеремдә. Төркемдәш кызлар белән автобуста университеттан тулай торакка кайтып барабыз. Яныбызда басып торган егет бөтен салонны яңгыратып, саф татар телендә кем беләндер телефоннан сөйләшә. Дус кызларымның берсе: “Бу — шагыйрь Фәнил Гыйләҗев”, — диде. Тик аның белән якыннан танышуым бераз соңрак, “Иделем акчарлагы” бәйгесендә булды. Биредә яшь егет, милли рух белән сугарылган фәлсәфи шигырьләрен укып, күпләрне таң калдырды.   Алар тез чүкмәде, буйсынмады… Шуңа алар исән бүген дә. Баш бирмәгән яугир халкым минем – Горурлыгым күңел түремдә. Болар рифма өчен язылган буш сүзләр генә түгел! Фәнилдә милләте, туган теле өчен горурлык шулкадәр көчле ки,  һәрбер язылган сүз, шигырь калыпларына гына сыймыйча, ярларыннан ташкан елга кебек,  укучы күңеленә түгелеп, анда давыл куптара сыман. Әлеге хис аның шигырьләрендә генә түгел, барлык кылган гамәлләрендә дә ачык чагыла… Мин беренче күргәндә автобусны яңгыраткан егет бүген зур сәхнәләрдә көр тавыш белән газиз халкына үз сүзен җиткерә. Фәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туа. Балачак, мәктәп еллары Чирмешән районының Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында үтә. Әби-бабасы канаты астында әнисенең бердәнбер улы булып үсә ул. “Бабам математик булса да, әдәбиятны ярата, Тукай, Такташ, Пушкин Лермонтов шигырьләрен яттан сөйли иде. Әбием почтада хат ташучы булып эшләде. Һәрвакыт мәдәният-сәнгать дөньясыннан хәбәрдар булып, ижтимагый-сәяси тормыш белән кызыксынып барды. Өйгә бик күп газета-журнал яздыра иде. Җәйләрен, таң беленгәндә, бабай белән болынга печәнгә барган чакларда, кошлар җырын тыңлап, илһамланып, күңеленнән шигырь юлларын көйгә сала торган булган ул.  “Кул астында кәгазь-каләм булмагач, печән төяп, кабат өйгә әйләнеп кайтканчы, барысы да онытылып бетә”, — дип сөйли иде әбием. Беренче шигъри такмакларым да аның йогынтысында язылды. Алар күбрәк ел фасылларына, табигать күренешләренә соклану рәвешендә иде. Балачакта шигырь, әкият геройларына ышанучан, тиз хисләнүчән булуым истә калган. Бер шигырьнең герое – конфет ашап тешләре коелган әтәчне кызганып елаганым хәтердә. Бишенче сыйныфта укыганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия апа Шәмсетдинова дәресләрендә башка балалар инша язганда, мин һәр бирелгән тема буенча шигырь яза идем. Аның кайберләре мәктәбебезнең мактау почмагында да шактый вакыт эленеп торды. Аларны, гадәттә, яңа язылган икенче шигырем алмаштыра иде”, — ди ул, иҗатының чишмә башы хакында сөйләгәндә. “Казанга укырга килгәндә шигырьләремне бер папкага туплап, портфолио эшләдем. Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кергән елым – Казанның Меңьеллыгына туры килде. Керү имтиханнары вакытында Казанның бүгенге халәте, бәйрәмгә әзерлек турында репортаж язарга кирәк иде. Әлеге иҗади биремне мин, яңа гына Казанга килгән, сокланып та, горурланып та аның урамнарыннан атлап йөргән, китаплардан укып үткәне белән берникадәр таныш булган яшь кеше буларак, рифмаларга салып башкардым. Укырга кергәч тә, папкага тупланган шигырьләремне күтәреп, “Идел-пресс” бинасына киттем. Ни хикмәттер, иң әүвәл тәвәккәллегемне җыеп, эшне югарыдан башларга булдым. “Казан утлары” журналы редакциясенә юл тоттым. “Шигърият бүлеге” дип язылган бүлмәдә, калын пыялалы күзлекләре аша сынаулы караш ташлап, Рәдиф Гаташ каршы алды. Шигырьләремне карап чыкканнан соң: “Синдә шагыйрьлек бар, әмма монда язылганнар әлегә “Казан утлары” журналында бастырырлык түгел,  балалар һәм яшьләр өчен газета-журналларда каләмеңне сына, студентларның “Әллүки” түгәрәгендә катнаш, аннары, бераз күренгәч, үсә төшкәч, безгә кабат килерсең, — дип, бер капчык журнал төяп һәм үзенең теләкләр язган култамгалы китабын бүләк итеп, озатып җибәрде. Сәяхәтемне дәвам итеп, “Ялкын”, “Чаян” журналларына да сугылдым. “Ялкын”да кулъязмаларымны Фәйрүзә апа Мөслимовага, “Чаян”да Минвагыйз абый Зәйнетдиновка күрсәттем. Ә берникадәр вакыт узгач, мин “Яңа гасыр” радиосының шигърияткә багышланган тапшыруын алып баручы шагыйрә Шәмсия апа Җиһангировага шалтыраттым. Ул, үзенең тапшыруына чакырып, минем белән әңгәмә корды, шигырьләремне тасмага яздырып, радио эфирыннан яңгыратты. Минем “Казанны алырга” беренче талпынуым ничектер шулайрак башланып китте”, — ди ул, олы әдәбият дөньясына беренче адымнары хакында сөйләгәндә. Университетта укыганда Фәнил “Әллүки” түгәрәгенә, “Шәрыкъ”, яңа оешып килгән “Фикер” дискуссион клубына йөри башлый, “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырган милли чараларның активистына әйләнә. “Шәрыкъ” клубында ул чакны “Идел” журналында яңа эшли башлаган яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән дуслаштык. Ул минем бер төркем яңа язылган шигырьләремне “Идел” журналында бастырып чыгарды. Аннан “Ялкын” журналында да күптәннән үз сәгате сугуын көтеп яткан шигырьләрем дөнья күрде. Рифат яшь язучылар өчен оештырыла торган “Иделем акчарлагы” бәйгесе хакында сөйләгәч, үземне сынап карау өчен, иң әйбәт дип уйлаган яңа шигырьләремне туплап, шунда юлладым. Бәйгенең көне килеп җитеп, бүләкләү тантанасы башлангач, нинди дә булса урын яулаудан мәхрүм калдым дигәндә, Гран-при номинациясендә исемемне атадылар. Көтелмәгәнлектән каушап, ни әйтергә дә белми аптырап калдым. Өч көн дәвамында аралашып, дуслашып беткән башка катнашучылар алдында үземне ничектер гаепле итеп тойдым хәтта. Шул чакны төп призлар белән беррәттән жюри рәисе Газинур Морат “Төнге әверелеш” дип аталган шигырь китабын бүләк итте. Шул ук елны мин студентларның “Шигъри сабантуй” төбәкара бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булдым, китапханәмне Габдулла Тукай, Мөхәммәд Мәһдиев, Хәсән Туфанның дүрттомлыклары, Фәнис Яруллинның өч томлыгы кебек затлы китаплар белән баеттым. Форсаттан файдаланып, жюри рәисе Рәдиф Гаташка яңа шигырьләремне тәкъдим иттем. Бу юлы инде ул аларны кире бормады. Шул ук елны “Казан утларында” “Печән базары” юмор конкурсына җибәрелгән “Денсезләр авылы” дип исемләнгән сатирик шигырем дә басылып чыкты”, — ди Фәнил, үзенең беренче уңышлары хакында сөйләгәндә. 2011 елда яшь шагыйрьне “Шәһри Казан”ның ул вакыттагы баш мөхәррире Мансур Мортазин күреп алып, газетага эшкә чакыра. Журналистик мәкаләләрдән тыш, егет, өченче битнең “базында” “Фәнил Чеметкесе” дигән рубрика ачып, милли-сәяси төсмер белән, көн кадагына суга торган темаларга “сатирик-юмористик” шигырь-такмаклар яза. Биредә эшләгән вакытта ул, дини тематикада язылган шигырьләре белән Татарстан Республикасы  Диния нәзарәте оештырган “Таян Аллага” әдәби бәйгесендә катнашып, Гран-прига лаек дип табыла. 2014 елның ахырында Фәнилнең “Ризасызлык” дип аталган китабы дөнья күрә. Андагы бүлекләрнең иң зур өлешен дүртенче бүлек – мәхәббәт лирикасы, сөюдәге югалту-табышлар алып тора. Аларның кайберләре үз композиторын һәм башкаручысын тапса, җыр текстлары да була алырлар иде. “Ризасызлыкның” беренче өлеше күңел лирикасына – туган җир, туган авыл, әти-әни, дини фәлсәфи шигырьләргә багышланган, икенче өлешенә, нигездә, милли-сәяси шигырьләр кергән, өченче бүлекне юмор-сатира, шаярулар алган. “2015 елның җәендә Азәрбәйҗанның башкаласы Баку шәһәренә Төрки телле яшь шагыйрьләр җыенына да барырга насыйп булды миңа. Нәтиҗәдә кайбер шигырьләрем Мәскәүдә яшәүче азәрбәйҗан шагыйрәсе Афак Шихлы тәрҗемәсендә Тукайның 130 еллыгы уңаеннан азәрбәйҗан телендә басылып чыккан антологиягә дә керде. Моңарчы минем кайбер шигырьләр рус шагыйре Иван Волков тәрҗемәсендә Казан мэриясе һәм “Октябрь” журналы тарафыннан төзелгән бүгенге татарча иҗат итүче яшь язучылар антологиясендә дә урын алган иде. Тәрҗемә эшләрендә үземне дә сынап караган бар. Узган ел Кыргызстанның халык шагыйре Омор Солтановның берничә шигырен татарчага тәрҗемә итәргә, кырымтатар шагыйре Диләвер Османның бер туплам шигырен тәрҗемә итеп, журналыбызда бастырырга насыйп булды. Минем өчен шигърият ул – йөрәк серен чишү, хисләр ташкыны, фикерләр өермәсе, күңел каршылыклары гарасаты, гаделсезлекләргә каршы яшьнәп-күкрәп алу, бар вөҗүдеңне, җаныңның хәл-халәтен кәгазьгә төшерү. Мин шигырь язуны – күңел тәхарәте, бәлки, русча әйтсәк “исповедь” дип тә әйтер идем. Чөнки шагыйрь күптән җанын бимазалап, әйтергә теләп йөргән уй-хисләрен үзенең идеясе-лейтмотивы аша образларга, метафораларга төреп укучысына җиткерә, илһамчысына ирештерә, оппонентына әйтә. Шәхсән үземә шигырь тусын өчен нинди дә булса вакыйга, тетрәнү, илһамлану кирәк. Шигырь ул вакыйга булган мизгелдә үк тумаска, әлеге вакыйга йокыдан уянган вулкан сыман озак вакыттан соң хәтердә яңарырга, бөтенләй башка очракта, яңа тәэсирләр нәтиҗәсендә искә төшәргә һәм яңа шигырь языла башлауга сәбәпче булырга да мөмкин. Кыскасы, шигърият ул – шагыйрь күңелендәге катаклизмнар”, — ди Фәнил, хискә бирелеп.       Китабы басылып чыккан көннәрдә ул Төркиядә Төрки яшьләр корылтаенда була, Истанбул, Әнкара, Искешәһәр, Измир кебек калаларга сәяхәт кыла. “Бу сәяхәт истәлекләргә бай, иҗатым өчен дә сихәтле-шифалы булды, дистәдән артык шигырь һәм сәяхәтнамә язып кайттым. Кайткач та, әлеге шигырьләр “Идел”, “Казан утлары”, “Чаян” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасында басылып чыкты. Шул шигырьләремне редакцияләргә тәкъдим итеп йөргәндә, “Казан утлары” журналына эшкә чакырдылар. Биредә эшләү шагыйрь кеше өчен әдәбият академиясендә укуга тиң. Редакциягә көн саен диярлек яңа әсәрләрләр, күренекле әдипләр, галимнәр килә, хәзерге әдәби барыш белән беренчеләрдән булып танышып барасың, тарихка, әдәбиятка карата төрле яңа фикерләр ишетәсең, күп шәхесләрнең үзең өчен яңа якларын ачасың. Май аенда дөнья күргән юбилей санында үземнең “Иске Казан – Кирмән нигезе” дип аталган беренче поэмам басылып чыгуы да минем өчен олы бәхет”, — ди Фәнил. Казансудан бездәй балык тотсын Һәм эзләсен асыл алтынын Идел-йортның суын эчеп үскән Һәр Сылуы, һәрбер Батыры! Кирмән нигезендә урман булып, Гаскәр булып үссен имәннәр! Бездән соң да хөр дәүләтләр корсын Берсен-берсе өзелеп сөйгәннәр. Шагыйрь үзенең тарих белән мәхәббәт бергә үрелеп барган поэмасы аша халкыбызның аянычлы үткәне турында сөйли, яшьләрне киләчәк буыннар өчен ныклы дәүләт төзергә өнди. Яшь егетнең шундый катлаулы теманы җиңел тел белән ачып салуы зур соклану уята. Гомумән, аның барлык шигырьләре дә бер сулышта укыла, әмма беренче карашка гади генә тоелган җөмләләргә күпме фикер, тирән мәгънә, газиз халкына, туган җиренә, сөйгән ярына карата чиксез мәхәббәт сыйган!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев