Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шигъри сабантуй" - яшь шагыйрьләр бәйгесе башлана

Кадерле дуслар − укытучылар, укучылар һәм студентлар! Һәр елдагы кебек үк, быел да «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе «Шигъри сабантуй» фестивале оештыра.

Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үз көчен сынап карый ала. Биредә вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (9-11 нче сыйныфлар) катнашу мөмкинлегенә ия.

«Шигъри сабантуй» ярышының күп елларга сузылган данлыклы тарихы бар. Аның кайчан башланганын әйтүе дә кыен, чөнки бу ярыш «Әллүки» әдәби иҗат түгәрәгенә йөргән студент егет-кызлар арасында оештырылып килгән, аның елга берничә тапкыр үткәрелгән вакытлары да, онытылып торган вакытлары да булган. 2003 нче елдан алып, «Шигъри сабантуй» традицион рәвештә елга бер тапкыр уздырыла.

«Шигъри сабантуй»ның күркәм традициясе — шагыйрьләрне генә түгел, ә трибун-шагыйрьләрне, ягъни үз шигырьләрен сәхнәдән ялкынлы, сәнгатьле итеп сөйли белгән шагыйрьләрне барлау, үстерү. Трибун-шагыйрь булып җитешү өчен күңел батырлыгы, шәхси батырлык кирәк. Һәм, әлбәттә,  шигырьнең ялкынлы итеп укылырлык көче, тәэсире булу.

Конкурсның нигезләмәсе, тәртибе белән монда —Informatsionnoe_pismo__1_Shigri_sabantuy таныша аласыз!

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев