Мөселманнар ничек киенергә тиеш? Беренче карашка бу сорауга җавап ачык кебек тоелса да, мөслимәләр ничек киенергә тиеш дигән сораулар әледән әле туып тора. Россия ислам институты укытучысы Миләүшә Зарипова “Татар-информ” хәбәрчесенә шәригать кануннары буенча кием нинди булырга тиеш икәнлеге хакында сөйләде.
Мөселманча киенү шартлары
– Әссәламү галейкум, Миләүшә ханым! Соңгы вакытта мөселман киеменә, яулыкка кызыксыну шактый артты. Шул ук вакытта сораулар да бик күп. Мөселман хатын-кыз киеме нинди булырга тиеш? Гаурәт нәрсә ул? – Мөселман киеме шәригать кануннарына каршы килергә тиеш түгел. Мөселман киеме нинди булырга тиеш? Әлбәттә, аның үз шартлары бар. Иң беренче - мөселман киеме ябык булырга тиеш, ягъни менә “хиҗап” дигән нәрсә гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә ябынуны аңлата. Нәрсәне без ябабыз? Бөтен җирләребезне ябабыз, фәкать битебез кала һәм менә беләзектән куллар гына күренергә тиеш. Башка җирләр барысы да ябык булырга тиеш. Бу инде иң мөһиме, чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: “Бөтен зиннәтләрегезне ябыгыз, фәкать шул рөхсәт ителгәннәрдән кала”. Галимнәребез шул сүзләрне аңлаттылар, тәфсир кылдылар. Ул инде безнең битебез һәм беләзектән алып кулларыбыз рөхсәт ителә. Калган җирләр барсы да ябылырга тиеш. Икенче шарт: безнең киемебез ирләр киеменә ошарга тиеш түгел. Хәзерге заманда үзебез күрәбез, хатын-кызларыбыз чалбар кияләр, туника киеп куялар. Әлбәттә инде ул ирләрнең киемнәренә охшаш булып тора. Шуңа күрә пәйгамбәребез әйткән: “Әгәр дә берәр ир хатын-кызның киеменә охшатып киенә икән, аңа ләгънәт. Әгәр дә хатын-кыз ир киеменә охшатып киенә икән, Аллаһ Тәгалә аңа ләгънәт кыла”. Шуңа күрә хатын-кызларның киемнәре ирләрнең киемнәренә охшаш булырга тиеш түгел. Өченче шартыбыз: пәйгамбәребез әйткән буенча, безнең киемнәребез башка кавемнәрнең киемнәренә охшарга тиеш түгел. Ягъни, башка дин әһелләренең киемнәренә охшаш булырга тиеш түгел. Дүртенче шарт: безнең киемебез иркен булырга тиеш. Әгәр дә киемебез сыланып тора икән, ул вакытта без шәригать кануннарына туры килмибез. Тәннең бернинди өлешләре дә күренеп торырга тиеш түгел. Билләребез, башка әгъзаларыбыз күренергә тиеш түгел. Тагын бер шарт: киемебез сыланып торырга тиеш түгел. Шулай ук кием үтә күренмәле булырга тиеш түгел. Хәзер киемнәре үтә күренмәле булган кызларны күрәбез, ягъни аларның тәннәре, эчтәге киемнәре күренеп тора. Мәсәлән, аяк күренергә тиеш түгел. Аның турында пәйгамбәребез дә әйткән. Бервакыт Гайшә р.г. янына бер иптәш кызы килгән, аның киеме үтәкүренмәле булган һәм пәйгамбәребез аңа әйткән: “Әгәр дә син мөселман хатын-кызы икән, бу синең өчен дөрес булмый”. Пәйгамбәребез аңа башка кием кияргә кушкан. Шулай ук тагын бер шарт: киемнәребез күзгә бәрелеп тормаска тиеш, ягъни ирләрнең күзләрен җәлеп итә торган кием булырга тиеш түгел. Төсләре уртача булырга тиеш, ачык кызыл төсләр шулай ук шәригать буенча рөхсәт ителми. Иң төп таләпләр шулар. Шул ук вакытта мөселман киеме матур булырга тиеш, чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: “Аллаһ Тәгалә матур һәм матурлыкны ярата” ди. Шуңа күрә мөселман хатын-кызының киеме матур булырга тиеш. Хәзерге заманда без шәригать кануннарына каршы килмичә дә, матур киенә алабыз. Бернинди кыенлык юк.Хиҗап, никаб, чадра...
– Мөселман хатын-кызлар киеме турында сөйләгәндә, хиҗап, никаб, пәрәнҗә, чадра кебек сүзләрне очратабыз. Аларның үзенчәлеге нинди? – Без хәзер ничек киенгән, шул хиҗап булып тора. Ягъни, без бөтен гаурәтләребезне ябып, бит белән кулларны калдырдык. Бу безнең хиҗап. Ябыну дип әйтәбез инде. Никап дисәк инде, ул – битне ябу. Галимнәрнең дә ихтиләфе бар: никап нәрсәгә керә, сөннәтме, фарызмы ул? Миндәге мәгълүмат буенча ул – гадәт. Ягъни, кайбер гарәп илләрендә гадәт буенча шулай киенәләр, бездә ул гадәт таралмаган. Бездә никап кимиләр, бездә шулай киенәләр. Чадра дигәндә, ул Урта Азиядән килде. Баштан алып идәнгә кадәр озын чадра киеп куялар, бит тә күренми. фәкать шулай ачсаң гына күренә. Пәрәнҗә – озын, киң күлмәк кебек, кемдер битен каплый, кемдер капламый, ягъни киң кием инде ул. Бездә, Татарстанда андый кием кию гадәте юк.Иякне капларга кирәкме?
– Соңгы вакытларда ияген каплап йөрүче кызларны очратырга мөмкин. Моның хөкеме нинди? – Бу шулай ук ихтиләфле сорау, кайбер галимнәребез әйтә ияк бит формасына керә, кайберләре керми дип әйтә. Әгәр дә ияк биткә керсә, ул инде гаурәт булмый. Ихтиләфле мәсьәлә булгач, без болай тиеш дип әйтә алмыйбыз. Димәк, һәрбер мөселман хатын-кызы үзе сайлый: капларгамы-капламаскамы. Чөнки галимнәр ике төрле фикердә. Без бер фикерне алабыз икән, әлбәттә, ябарга кирәк. Икенче төрле фикерне алсак, анда ябу тиеш түгел.Итәк озынлыгы
– Ә итәкнең озынлыгы нинди булырга тиеш? – Озын булган саен яхшырак. Без тубыкка хәтле дип әйтәбез, ләкин хәзер бераз озынрак киябез, чөнки автобуска кергәндә, машинага утырганда итәкне күтәрәбез. Шуңа күрә озын булган саен яхшырак. Ләкин, мәсәлән, көзен, яңгырда озын күлмәк кисәң, өеңә кайтып җиткәнче бөтен итәгең юеш була. Әгъни син ничек җайлы булганын карыйсың, ләкин аяк тубыктан өстә күренергә тиеш түгел, аннан бераз озын булырга мөмкин.Бервакыт безгә гарәп кешеләре килгәч, безнең кызларыбызны озын күлмәктә күреп, бик каты гаҗәпләнделәр. Алар килгән вакытта яңгыр ява иде. Ничек безнең мөселман кызлары юештә шундый озын күлмәк белән йөриләр? Гарәп илләрендә бөтен җирдә таш, чип-чиста бит. Кыскарак кисәк була, ләкин тубыктан югары өлеш күренергә тиеш түгел.
"Безнең әбиләр болай киенми иде..."
– Яулыктан йөрүче һәрбер мөселман хатын-кызга таныш сүзләр: “Безнең әбиләр болай йөрмиләр иде. Гарәпләргә ошап киенәсез”. Миллилек һәм дин мәсьәләсен ничек хәл итәргә? – Беренче тапкыр авылга әбием янына шулай киенеп кайткач, миңа бөтен авыл халкы гаҗәпләнде. “Ничек инде сез, гарәпчә киенеп кайттыгыз? Ник инде син үзеңнең татар милли киемен кимәдең”, – дип, шуның кадәр гаҗәпләнделәр. Озын, киң күлмәк, яулык киеп куйган, бөтен җире ябык бит инде. Шунда без әби белән сөйләштек. Әби әйтә: “Кызым, чыннан да, безнең татар әбиләребез, син киенгәнчә киенә иде”. Мәсәлән, минем әби ничек киенә? Дүрт почмаклы яулыкны озынча иттереп артка җибәрә, ике почмагын алдан бәйли. Һәм алдагы чәчләр күренмәсен өчен махсус башлык киеп куя. Әле ул хәзер дә исән-сау, 95 яшь инде аңа, кечкенәдән ураза тоткан кеше, бик гыйлемле. Әби әйтә: “Минем әни абыстай кеше иде, бик укымышлы һәм ул һәрвакыт бөтен җирен ябып тота иде”.Аннан соң без кызыксынабыз - инкыйлабка кадәр безнең әби-бабаларыбыз ничек киенгәннәр? Алар бөтен җирләрен яба торган булганнар, хәтта битләрен. Без мондый мәгълүматны тарихчылар китапларыннан алдык. Мәсәлән, Карл Фукс, табиб буларак, төрле кешеләр белән очрашкан, күргән, ләкин хатын-кызларның битләрен беркайчан күрмәгән. Аларның битләре ябык булган. Бай булган саен, хатын-кызны өйдән чыгармаганнар, чыксалар да, битләрен яба торган булганнар. Китапларын алсак, ул шулай яза. Чит ил тарихчылары да, безнекеләр дә китапларының китапларында язылган, бөтен безнең хатын-кызларыбыз һәрвакытта да ябык йөргәннәр. Әйе, яулыкны төрлечә бәйләгәннәр. Кайберләре эчтән матур чигелгән яулык бәйләп куйганнар, муеннарын да каплаганнар, хәтта, маңгайларын да япканнар, өсләреннән шәл каплап куйганнар, шәл бик озын булган. Ягъни, төрле стильдә киенгәннәр дип әйтәсем килә. Ләкин нәтиҗәдә алар һәрвакыт ябык йөргәннәр.Шуны да өстисем килә, кызлар, яулыгыгызны ничек бәйлисегез килә, шулай киегез. Яулыкны бәйләү ысулы, стиль төрлечә була ала. Ләкин аның бу стиле безнең, шәригать кануннарына каршы килергә тиеш түгел. Син яулык бәйлисең икән, төрлечә бәйлә инде син аны, ләкин муеннар ачык булмаска, колаклар, чәчләр күренмәскә тиеш. Болар иң мөһим шарт булып тора.
Комментарии
0
0
Мине бер сорау борчый иде. Мөселманнар халал кием киергә тиеш диләр. Нәрсә ул хәләл кием?
0
0