Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шәрәфле аксакал" медале иясе Госман Гомәрнең "Шахмиран" китабы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Шәрәфле аксакал” медале иясе Госман Гомәрнең рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре җыентыгы “Шахмиран” китабы чыкты. Госман Гомәр “Татар-информ” хәбәрчесенә бер мөхәррир сүзеннән хурландым да, 23 ел бернәрсә дә иҗат итмәдем, дип әйтте. “Шахмиран” китабында Госман Гомәрнең «Шаһмиран» романы, «Юлбарыс тырнагы» һәм «Мөһер» повестьлары рус теленә тәрҗемә ителеп “Шахмиран” романы, “Когти тигра” һәм “Краденый дастан” булып бирелгән. “Краденый дастан” дип аталган повесть дөнья күргән вакытында «Мөһер» дип аталган. Бу китапта ул “Урланган дастан” дип бирелгән. Әсәрләрне рус теленә Ф.Г.Хромкин тәрҗемә иткән. “Бу җыентыкка мин җинаять әсәрләрне керттем. Аларны бергә бастыру – минем идея. Роман белән повестьларда сүз бер үк әйбер турында бармаса да, аларны бергә бастырырга кирәк дип таптым. “Шахмиран” романында сүз казан мафиясенең бөлүе турында бара. Ә инде повестьларның сюжеты нигезендә җинаятьлечек. Заманында “Гармун телләре унике” әсәре чыккач, бер мөхәррир бездә Госман Гомәр дигән язучы бармыни дигән иде. Шуннан соң мин 23 ел бернәрсә дә иҗат итмәдем. Бу әсәрләргә әйләнеп кайтыйк. Әсәрләрне рус теленә тәрҗемә итү минем идея. Хакын түләдем, китап чыкты”, - диде Госман Гомәр. Китапны Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә һәм Татар әдәбияты үзәге таткнига.ру сайтыннан сатып алырга мөмкин. Белешмә: Госман Гомәр — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге әдәби бүләге лауреаты, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Динә Йосыпова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев