Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шәледә милли көрәш буенча традицион ачык турнир узачак

4 ноябрьдә Шәле мәдәният йорты спорт залында атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре питрәчле Фәйзерахман Сафин бүләкләренә милли көрәш буенча традицион ачык турнир узачак дип хәбәр итә “Питрәч” мәгълүмат үзәге.

Келәмгә 2000-2002 елгы яшүсмерләр чыгачак, алар биш авырлык һәм ир-атлар (дүрт авырлык категориясендә) категориясендә көрәшәчәк.

Спорт яратучыларны районның иң яхшы һәм иң көчле көрәшчеләре өчен җанатарга чакырабыз.

Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев