Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шәйхзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреатларының исемнәре билгеле булды

Башкортстанда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәйхзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреатларының исемнәре билгеле булды. Бу хакта республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Премияләр 2 ноябрьдә тапшырылачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. Быел әлеге премиягә барлыгы 15 эш дәгъва кылган. Аларның 10сы — сәнгать, 4се – әдәбият, берсе архитектура өлкәсендә. Белешмә. Шәйхзадә Бабич исемендәге премия матур әдәбият; рәсем сәнгате; театр, музыка, эстрада, цирк сәнгате һәм хореография; кинематография; архитектура өлкәсендә тапшырыла. Әлеге премия белән Башкортстан Республикасы үсешенә сизелерлек өлеш керткән яшь язучылар, рәссамнар, артистлар, музыкантлар, архитекторлар һәм режиссерлар бүләкләнә. Аның күләме – 150 мең сум. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. 22 ел эчендә 47 автор һәм 12 коллектив премия лауреаты булган. Төрле елларда әлеге бүләк опера җырчысы Зөһрә Байбурина, кинорежиссер Булат Йосыпов, композитор Урал Иделбаев, курайчы Роберт Юлдашев, язучы Игорь Савельев, җырчы Земфира Рамазановага тапшырылган.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев