Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шәхес дәвамчың нигезле булмаса, шәхес онытыла" - Шәмсия Җиһангирова

Шәхес дәвамчың нигезле булмаса, шәхес онытыла, диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Бөек Ватан сугышында катнашкан, совет чорының дин әһеле булган Исмәгыйль Сәлимшинның фронт көндәлекләреннән, хатлар һәм шигырьләреннән торган “Дөнья – ахирәтнең игене, яки Нарыш җәүһәрләре”дип аталган саллы китапны тәкъдим итү кичәсендә. “Без зур мөнбәрләрдән тел турында нотыклар сөйлибез... Шунда синең белән татарча сөйләшеп торган сәнгать әһелен йә улы, йә оныгы машина белән алырга килгәнен күрәсең, шул арада ул сәнгать әһеле тиз генә русчага күчеп куя. Бу күңелгә бик авыр тәэсир итә, - дип сөйләде Шәмсия Җиһангирова. - Язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре яши-яши бакыйлыкка күчә. Ул кешенең бакыйлыкка күчкәч архив дигән зур байлыклары кала. Минем үземә дә: “Кайда куйыйк икән архивны?” - дип мөрәҗәгать иткәннәре бар. Ни татар, ни урыс булып тәрбияләнгән нәсел дәвамчыларыбыз ул архивларны укысалар да, төбенә төшеп аңлый алмый. Сәнгать әһеле нәтиҗәдә онытылуга дучар була. Мин шундый фикергә килдем - шәхес дәвамчың нигезле булмаса, шәхес онытыла. Шушы яктан караганда Сиринә ханымга әтисе исемен мәңгеләштерүе өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә”. Шәмсия Җиһангирова Сиринә Шаһимәрдановага Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Мәгълүмат өчен. Китап Исмәгыйль Сәлимшинның кызы Сиринә Шаһимәрданова һәм оныгы Айдар Ш аһимәрданов тырышлыгы белән дөнья күргән. Китапны басма өчен журналист, Энциклопедия институты аспиранты Александр Долгов әзерләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев