Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шәһәр халкына сыер күрү тансык - Эстониядән туризм белгече

Эстониядә яшәүче шәһәр халкына сыер күрү бик тансык икән. Алар сөтнең ничек барлыкка килүе белән кызыксына. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Эстониядә авыл туризмы белән шөгыльләнүче белгеч Март Рейманн хәбәр итте. Татарстан кунагы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында ачылган “Идел буе федераль округында авыл туризмы үсеше” I Төбәкара конференциясендә катнаша. Сүз уңаеннан, делегатлар бүген Болгарда сәяхәт кыла.

Март Рейманн үзенең киңкырлы эшчәнлеге турында сөйләп, авыл туризмы белән шөгыльләнүен, 100 сыерлык ферма тотуын, 700 гектар җир биләмәсе булуын әйтте. Ул шулай ук җирле муниципаль хакимият әгъзасы, Эстониянең экотуризм буенча җәмгыяте идарәсе әгъзасы да. Университетта да укыта икән. “Минем тәҗрибәм зур”, - ди белгеч. Март Рейманн Эстониядә сыер савуның иң популяр хезмәт булуын билгеләп үтте. “Сыер савып карау, сөтнең каян агуын күрү шәһәр кешесе өчен искиткеч кызык! Сөтне барыбыз да эчәбез, ә күпләрнең сыерны якыннан хәтта күргәне дә юк. Сөтнең ничек барлыкка килүен алар күз алдына да китерми. Шуңа күрә бу хакта күбрәк белергә тели”, - дип Рейманн авыл туризмы белән кызыксыну кешеләргә ниндидер белем дә бирергә тиешлеген билгеләп узды. “Тиктомалга авыл буенча йөрү генә түгел, сөтнең килеп чыгышын өйрәнү дә мөһим”, - диде ул.

Март Рейманн әйтүенчә, бүген кешеләрне, ниндидер зур корылмалардан бигрәк, гади авыл тормышы кызыксындыра. “Сыер күрү алар өчен чыннан да үзе бер экзотика. Кешеләр зоопаркта йөриләр, фил, жирафларны күрәләр, ә анда бит сыер юк.

Март Рейманн Эстониядә 10 меңләп авыл халкы яшәвен әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев