Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы яшьләре татар телендә төшерелгән видеоконтент булдырырга тели (видео)

Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы (ШТК) "Юк-бар" YouTube каналында яңа “Әллә нәрсә ди шунда…” тапшыруын башлап җибәргән. Проектның максаты - татар телендә төшерелгән һәм татар мохитен сурәтләгән видеоконтент булдыру. “Безгә бу өлкәдә җүнле конкурент юк”, - ди проект җитәкчесе Булат Габделвәлиев.

Оештыручалар әйтүенчә, видеоларның күптөрле һәм мәгълүмати булуы проектның үзенчәлеген тәшкил итә. “Төркемебездә сез яңа вакыйгалар, кызыклы мәзәкләр, яңа шәхесләр белән таныша аласыз. Моннан тыш, безнең конкурсларда катнашып бүләкләр җиңү мөмкинлеге дә бар", - ди оештыручылар.

Проектның җитәкчесе Булат Габделвәлиев аңлатуынча, проект үзе “ЮК-БАР”, ә видеоформат “Әллә нәрсә ди шунда...” дип аталган. “Мәсәлән, без бу видеоларда артистлар белән әңгәмәләр оештырабыз. Беренче видео-тапшыруга без Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яшь артистларын чакырдык. Киләсе тапшыруга эстрада җырчыларын алып килергә телибез. Моннан тыш, безнең яңадан 16 формат эшләнгән. Иң элек булганнарын алга җибәреп, аудиториягә нәрсә кызык икәнен ачыкларга телибез. Шуннан чыгып, иң зур кызыксыну уятканнарына басым ясыячакбыз”, - диде ул.

Шаяннар һәм Тапкырлар клубы яшьләре әйтүенчә, бу проектны булдыру идеясе күптәннән булган. “Аның максаты татар телен үстерү, аны саклау. Бу проекны мин һәм минем команда тормышка ашыра. Бу Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы (ШТК) белән берлектә башкарыла торган яңа проект”, - дип белдерде Булат Габделвәлиев.

Аның фикеренчә, хәзерге вакытта татар видеоконтенты буш. “Безнең җүнле конкурент юк. ТНВны яшьләр карамый. Ул күбрәк өлкән буын өчен. Татарстаннан тыш башка бер җирдә дә андый контент тудырыла алмый. Без башкаларга татар телен юмор аша бирергә уйладык”, - диде Булат Габделвәлиев.

ШТК яшьләренең бернинди иганәчесе дә юк. Аларның әйтүенчә, проект тулысынча бары энтузиазмда гына тормышка ашырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев