Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Шаян ТВ” балалар өчен яхшы эчтәлекле мультфильмнар гына сайланачагын гарантияли

"Шаян ТВ" балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгу өчен тулысынча әзер. Бу хакта бүген матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов игълан итте. Балалар каналының Shayantv.ru сайты да шул ук көнне эшли башлаячак. Бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналистларга "Шаян ТВ" балалар каналын һәм аның контентын тәкъдим итте. "Шаян ТВ" каналы 20дән артык тапшыру чыгарачак. 6 сәгатьлек блокның 1 сәгать 45 минуты телеканал җитештергән продукт, 4 сәгать 15 минуты тәрҗемә контенты булачак. Илшат Әминов, журналистлар белән җыелып, 100 көннән соң беренче нәтиҗәләрне ясарга тәкъдим итте.
“Шаян ТВ” телеканалын оештыручылар балалар өчен бары тик яхшы мультфильмнар гына тәрҗемә ителгәнлеген гарантияли. Бу хакта бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. Илшат Әминов телеканалның төрле гаиләләр өчен дә кызыклы һәм балалар өчен популяр булачагын ассызыклый. “Без сайлаган мультфильмнар яхшы сыйфатлы һәм яхшы эчтәлекле, мультфильмнарга күп тавышлы тәрҗемә ясалды, алар балаларга ошарга тиеш”, - ди ул. Оештыручылар балаларның ихтыяҗлары өйрәнелүен, моның өчен “Сәләт” оешмасы белән элемтәдә торуларын, мәктәпләрдә булуларын әйттеләр. Әйтелгәннәрдән аңлашылганча, нигездә очрашулар татар мохитле уку йортларында барган. Илшат Әминов телеканал 12 ноябрьдә старт алганнан соң үзләренең тамашачы реакциясен көтүләрен әйтте. “Әти-әниләр безнең фокус-төркемдә. Кайсы проект уңышлы киткәнен, кайсысының китмәгәнен күзәтеп торачакбыз. Бу канал бик мобиль булырга тиеш”, - ди ул. Оештыручылар бу мәсьәләдә үзләре таяна алган җитди тикшеренүләр булмавын әйтә. Киләчәктә алар үзләре өчен булган тикшеренүләргә аудиториянең милли составын да кертү кирәклеген белдерә. “Шаян ТВ” телеканалы журналистлар белән беренче нәтиҗәләрне 100 көннән ясарга җыена.
“Татар-информ” Автор:Рузилә Мөхәммәтова Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев