Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шартнамә ни өчен кирәк?

Җәмәгать эшлеклесе буларак, миңа кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Турысын әйтим, кызганычка, инсаннарның милли үзаңы моннан 20-25 еллар элекке вакыттагы белән чагыштырырлык түгел – күпкә кайтыш. Сәясәт белән кызыксынучылар гомумән аз. Шулай да гел юк түгел, һәм андыйлар арасыннан кайберәүләр Татарстанның киләчәктә, Россия дәүләте төзелешендә структур бе­рәмлек буларак, республика статусын саклап калу-кал­мавы белән кызыксына. “Ульяновск һәм Киров өл­кәләре белән берләште­реп, Казан крае ясап куймаслармы?” – дигән борчулы сораулар бирүчеләр дә бар. Бу җәһәттән мин дә алардан әллә ни күп белмим шул, тик шунысын гына ышаныч белән әйтә алам: республикабыз халкының ким дигәндә 60-70 проценты Татарстан­ның нәкъ менә республика статусында калуын тели. Болай дип мин 2013-2014 елларда Президент һәм республика атамалары саклануын таләп итеп култамгалар җыйганда татар, рус, мари мил­ләтен­нән булганнарның бернинди үгетләүсез диярлек (бер­ничә баш тартучыны санамаганда) имзаларын куюыннан чыгып әйтәм. 2014 елның 28 нояб­рендә 900 чамасы имза салынган исемлекләрне Татарстан пар­­ламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Дәү­ләт Советына илтеп тапшырырга насыйп булган иде. Ә инде бердәм һәм бүленмәс империя тарафдарлары ихтыяры бе­лән Россиядә милли республикалар институтын бе­терәләр икән, бу рустан кала башка халыклар өчен катастрофага тиң булачак, чөн­ки “кече” халыклар их­тыя­җын кайгырту­ның исе дә калмаячак. Шулай да без резер­вацияләрдә яшәү­че Америка индеецлары тү­гел, ошбу җә­һәттән сүзе­безне кис­тереп әйтергә тиеш. 2017 елның июль ахырында РФ белән РТ арасында вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәнең вакыты чыга. Ни гаҗәп, Федераль һәм республика масса­күләм мәгъ­лүмат чараларында зурдан кубып түгел, кечкенә форматтагы сөйлә­шүләр дә күренми диярлек. Нилектән шулай соң, әллә инде Кремль әһелләренең ниндидер яшерен серләре бармы? Һәм алар аны козырь карта урынына тоталармы? Ничек кенә булмасын, Россия төбәкләре арасында әйдәп баручы Татарстан белән санлашырга тиешләр. Әгәр Шартнамәне озайтмыйлар икән инде, бу – регресска илтүче юл дигән сүз. Аннан губерналаштыруга да ерак түгел. Ул очракта федератив дигән дәү­ләт­тән нәрсә калыр икән соң? Узган ел федераль үзәк 700 миллиард сумнан артык акчадан тыш янә 6 миллиард сум салым таләп иткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңне­ханов: “Республика савым сыеры түгел бит”, – дигән мәгънәдәрәк сүз әйткән иде, шуннан соң күп тә үтмәде, “Татфондбанк” банкротлыкка чыкты. Моны халык артык кыюлык күр­сәткән өчен “сабак” бирү дип кабул итте (һәрхәлдә, шундыйрак сүз­ләр йөрде – “җил исмичә яфрак селкенми” диләр ич).   Чынлыкта күп нәрсә сер пәрдәсе артында, “политтех­нолог”­лар­ның махина­ция­ләре кай­чан да булса ачылыр барыбер. Бердәм булганда гына хакимият верти­кале­нең басымы астыннан исән-имин чыгып була шул. Татарстан Президентын сай­лаганда сайлаучылар­ның 95 проценты диярлек аның кандидатурасын яклап тавыш бирде. Аның рейтингы бик югары, чөнки ул – республикада яшәүче татар­ның, урысның, чуашның, ма­ри­ның һ.б. милләт вәки­ленең дә Президенты, алай гына да түгел, ул әле – бөтен дөнь­яга сибелеп яшәүче та­тар­ларның да рухи әйда­маны. Шуңа күрә Президент статусын саклап калу һәм Шартнамә срогын озайту искиткеч зур әһәмияткә ия.  
Фирдәвес Хуҗин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев