Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шамил Идиатуллин - "Большая книга" милли әдәби премиясе лауреаты

Рус телле татар язучысы Шамил Идиатуллин “Большая книга” милли әдәби премиясенең өченче лауреаты булды. Лауреатлар исеме Мәскәүнең Пашков йортында игълан ителде. Беренче урында - Лев Данилкин, «Ленин. Пантократор солнечных пылинок»; икенче урын - Сергей Шаргунов, «Катаев. Погоня за вечной весной»; өченче урында - Шамил Идиатуллин, «Город Брежнев». Быел жюри фикере китап укучылар фикере белән туры килде. Укучылар да шушы өч авторны атаган иде, бары тик Лев Данилкин белән Сергей Шаргунов кына урыннарын алыштылар. Мәгълүмат өчен. «Большая книга» Милли әдәби премия 2005 елда гамәлгә куелды. Казан язучысы Гүзәл Яхина дебют китабы белән «Большая книга» Милли әдәби премиясендә катнашып һәм җиңү яулап танылу алды. Премия фонды – 5,5 миллион сум. Беренче дәрәҗә лауреат 3 миллион сум ала, икенчесе – 1,5 миллион сум, өченче дәрәҗә лауреаты 1 миллион сумга ия була.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев