Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шамил Агеев: "Татарстан Россиянең Мисырдагы сәнәгать зонасына керә ала"

Татарстан Россиянең Мисырдагы сәнәгать зонасына "КАМАЗ" һәм "Татнефть" продукциясеннән тыш, вертолетлар, компрессорлар һәм медицина җиһазлары белән керә алыр иде. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев хәбәр итте. Россия һәм Мисырның сәнәгать һәм сәүдә министрлары Денис Мантуров белән Тарек Кабиль агымдагы елның февралендә Мисырда Россия сәнәгать зонасын булдыру турында килешү имзалаган иде. Проектта Россиянең авыр автомобиль төзелеше, нефтехимия, энергетика, медицина, төзелеш материаллары тармаклары предприятие-резидентлары өчен җиңеләйтелгән салым режимы тәкъдим итә. «Ведомости» газетасы мәгълүматларына караганда, «ГАЗ», «КАМАЗ», «УАЗ», «Газпром нефть», «Татнефть», «Интер РАО», «Трансмашхолдинг», группа «Мортон», «Метпром» һәм Renault 2 мең гектар мәйданлы «Порт-Саид» мөстәкыйль икътисади зонасының протенциаль резидентлары була ала. "Безнең сәнәгатьчеләрнең чит илгә чыгулары - ул искиткеч. Безнең республиканың халыкара дәрәҗәгә чыгарлык нәрсәсе булу да куанычлы хәл. Әмма Мисырның зур булмаган ил һәм алай бай булмавын да исәпкә алырга кирәк. Әлегә анда сәяси вазгыятьнең нинди юнәлеш алуы аңлашылмый. Анда бигрәк тә Америка йогынтысы көчле", - диде Ш.Агеев. Үз предприятиеләрен Мисырда уртанштыру мөмкинлеген "КАМАЗ" раслады, әмма әлегә бу мәсьәлә буенча фикер алышу бара, дип искәртте "КАМАЗ" ГАҖ матбугат секретаре Олег Афанасьев. Агеев сүзләренчә, Россиянең Мисырдагы сәнәгать зонасы - ул, беренчедән, яхшы мөмкинлек, аны кулдан ычкындырмаска кирәк. Икенчедән - әлегә ничек һәм кайда эшләргә кирәклеге билгесез. Мисыр территориясендәге зонага керү һәм эшләү шартлары билгеләнмәгән. "Беренче чиратта, бу адымның безнең предприятиеләргә файдалы булу-булмавын билгеләү зарур. Товар җибәрү схемасы һәм логистика, тимер юллар һәм диңгез юллары тарифларын ачыкларга кирәк. Әгәр анда бу хезмәтләр бәяләре кыйммәт булса, эшләүдән файда булмаячак. Безнең республика бу проекттан читтә калмаячагына ышанам. Безнең Президент халыкара юнәлешләрдә, шул исәптә Гарәп илләрендә актив эшли", - дип аңлатма бирде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев