Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шамаилләр татар халкын ассимиляцияләнүдән саклап кала" - Рөстәм Батров

Ислам яңарышы милли традицияләргә нигезләнергә тиеш диде Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров бүген "Татар-информ"да “Россия мөселманнары җәмгыятьләре: 2016 ел нәтиҗәләре” темасына оештырылган Мәскәү – Казан видеокүперендә. Татарларга хас шамаил традициясен яңартуда эш икенче ел дәвам ителүе турында Казанда Россиякүләм шамаиләр бәйгесен оештыручы Рөстәм Батров әйтте. “Бу уникаль күренеш. Һәм һәр мөселман халкы үзенең мондый сәнгати теле белән мактана алмый. Татарлар пыялага ясалган шамаил традициясен тудырган. Дөнья мәдәниятендә бу уникаль күренеш”, диде ул. Рөстәм хәзрәт Батров татар шамаилләрен өйрәнү программасы Казан дәүләт федераль университетында кертелүен дә хәбәр итте. Татарстан мөфтие урынбасары ислам яңарышы милли традицияләргә нигезләнергә тиеш дип әйтте. “Кызганычка кайбер төбәкләрдә дин милли тамырлардан аерыла. Ягъни дини тормыш – бер, милли тормыш – икенче ул. Без татар халкының киләчәге булуын, ислам яңарышы милли традицияләргә нигезләнүен, ата-бабаларның васыятьләре саклануын телибез. Татар шамаилләре ассимиляцияләнү куркынычынан татарларны саклап калырга ярдәм итә”, - диде Рөстәм Батров.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев