Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрь, фәлсәфәче Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиевнең (Дәрдеманд) тууына 160 ел тулу уңаеннан шигырьләр бәйгесе игълан ителде

Яшь шагыйрьләр шигырьләре бәйгесенә нигезләмә.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (алга таба – Мәдәният министрлыгы) белән берлектә шагыйрь, фәлсәфәче Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиевнең (Дәрдеманд) тууына 160 ел тулу уңаеннан шигырьләр бәйгесе (алга таба – бәйге) игълан итә.

Яшь шагыйрьләр шигырьләре бәйгесенә

нигезләмә

1.Гомуми нигезләр

1.1      Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы (алга таба – Мәдәният министрлыгы) белән берлектә шагыйрь, фәлсәфәче Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиевнең (Дәрдеманд) тууына 160 ел тулу уңаеннан үзең язган шигырьләр бәйгесе (алга таба – бәйге) игълан итә.

1.2      Яшь шагыйрьләр шигырьләре бәйгесен уздыру турында бу          нигезләмә бәйгенең максатларын һәм бурычларын, бәйгене  оештыручыларның һәм аңа катнашучыларның хокукларын һәм вазифаларын билгели.

  1. Бәйгене уздыру максатлары һәм бурычлары

1.1.        Бәйге әдәби иҗатка сәләтле, талантлы шагыйрьләрне табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырыла.

1.2.         Бәйгенең бурычлары:

–       яшьләрнең шигъри мәдәният, сәнгать белән кызыксынуын активлаштыру;

–       яшь талантларның актив гражданлык позициясен тәрбияләү; аларның иҗат тематикасын хәзерге заман проблемалары белән баету;

–       яшьләрнең интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру;

–       шигъри иҗатны популярлаштыру;

–       профессиональ һәм үзешчән авторларны берләштерү һәм иҗади аралаштыру.                

3.Бәйгене оештыручылар

3.1 Бәйгене оештыручылар – Мәдәният министрлыгы  һәм Татарстан   Республикасы Язучылар берлеге.

3.2. Бәйгене оештыручылар бәйге этаплары турында мәгълүматлы Мәдәният министрлыгы  һәм Татарстан   республикасы Язучылар берлегенең (алга таба – Язучылар берлеге) сайтларында һәм массакүләм информация чараларында урнаштыра.

 

4.Бәйге жюрие

4.1.Мәдәният министрлыгы фәрмәне нигезендә бәйгегә килгән әсәрләрне бәяләү өчен жюри  төзелә. Жюри составына Татарстан Республикасының ике дәүләт телен (рус, татар) белгән Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан Идел буе (федераль) университеты вәкилләре, талантлы яшь язучылар, җәмәгать эшлеклеләре керә. Жюриның персональ составы бәйгене оештыручылар тарафыннан раслана.

4.2. Бәйгегә килгән үзең язган шигырьләр жюрига тапшырыла. Аларның һәркайсы жюриның биш әгъзасы тарафыннан бәяләнә.

4.3. Жюри әгъзаларына килгән әсәрләр ун баллы системадан чыгып бәяләнә.

5. Бәйгедәге әсәрләрне бәяләү критерийлары:

–  шигырь төзелеше тәлапләре  (үлчәме, ритмы, рифмасы, матур     яңгырашы);

–       шигырьнең идеясе һәм композицион бөтенлеге;

–       стилистик һәм тел осталыгы;

–       сәнгатьлелеге (фикер, хис, кичереш, сәнгатьле образ аша тасвирлау).

6. Бәйгедә катнашучылар

 6.1. Бәйгегә  17 яшьтән 35 яшькә кадәр талантлы шагыйрьләр чакырыла.

7. Бәйгегә тапшырыла торган әсәрләргә таләпләр

7.1.Бәйгегә үзең язган әсәрләр генә кабул ителә.

7.2.Бәйгегә катнашучылар әсәрләрен ике дәүләт телендә дә (рус, татар) тапшыра ала.

7.3. Әсәрләрнең күләме рифмалы 20 шигъри юлдан артмаска тиеш.

7.4. Шигырьләр басма һәм электрон юл белән тапшырыла.

7.5.Әсәрләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

7.6. Электрон һәм басма хәлендә тапшырыла торган шигырьләр түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: word форматында, А4 биттә, 14,15 нче Time New Roman шрифты, 1,5 интервал, чикләре 2 см .

8. Катнашу тәртибе һәм вакыты

8.1.Бәйге өч этапта үткәрелә.

8.2. 1 этап: 2018 елның 29 декабреннән –2019 елның 20 февраленә кадәр – читтән торып катнашу туры – заявкалар һәм әсәрләр кабул итү;

8.3. 2 этап: 2019 елның 1 мартыннан 31 майга кадәр;

8.4. Өченче, соңгы турга үткән катнашучыларга шигырь  язар өчен өстәмә тема тәкъдим ителәчәк. Өченче тур 2019 елның 4 июендә Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йортта, Язучылар берлегенең актлар залында үткәреләчәк. Бәйгегә катнашучылар шигырьләрен  үзләре яттан сөйләргә тиеш булалар.

8.5. Бәйгегә катнашу өчен гаризаны (1нче нигезләмә) һәм куелган таләпләргә тиешенчә җавап бирерлек итеп әзерләнгән әсәрне электрон юл белән poet2018@mail.ru электрон адресына, ә басма хәлендә Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14, йорттагы Язучылар берлегенә юлларга кирәк.

Бәйгегә катнашу өчен тиешенчә әзерләп  бирелгән гариза автор тарафыннан бәйге нигезләмәсенең барлык шартларын да кабул итү, дип, җибәрелгән әсәрләрен киләчәктә түләүсез генә басма һәм электрон юл белән нәшер итү мөмкинлегенә, авторның гаризасында күрсәтелгән персональ мәгълүматларын үзеннән рөхсәт  булмыйча торып башкаларга бирмичә эшкәртү хокукына риза булу дип карала. Шуның белән бергә авторларның бәйге вакытында һәм аннан соң нәшер ителгән әсәрләренә махсус авторлык хокуклары саклана.

9.Йомгаклау нәтиҗәләре

9.1.Сыйфатлы, 7.1., 7.2., 7.3., 7.6. пунктлары таләпләренә туры китереп шигырьләрен җибәргән бәйгегә катнашучыларның һәммәсе дә махсус Сертификат алалар.

9.2.Бәйгедә җиңүчеләргә һәм бүләкләнүчеләргә дипломнар бирелә.

9.3. Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр турында мәгълүмат Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге сайтларында, массакүләм мәгълүмат чараларында урын алачак.

9.4. Бәйгегә катнашучыларны бүләкләү тантанасы Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт  Академия театрында уздырылачак.  

Яшь шагыйрьләр бәйгесенә катнашу өчен гариза (өлге)

Фамилиясе, исеме, атасының исеме (тулысынча) __________________________________________________________________

Туган елы­­­­­­­­­__________________________________________________________

Уку урыны_________________________________________________________

Бәйгегә бирелә торган әсәрнең исеме­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­___________________________________

Хәбәрләшү өчен телефон_____________________________________________

Гариза биргән көн “ __”______________2019 ел.

Имза_______________________________________


Министерством культуры Республики Татарстан совместно с Союзом писателей Республики Татарстан объявлен КОНКУРС СТИХОТВОРЕНИЙ СОБСТВЕННОГО СОЧИНЕНИЯ, посвященный 160-летию со дня рождения поэта, философа Рамиева Мухамметзакира Мухамматсадыйковича (Дардманд).
Конкурс проводится с целью выявления талантливых поэтов, способных к литературному творчеству и раскрытия их творческого потенциала. К участию в конкурсе приглашаются молодые, талантливые поэты от 17 до 35 лет.

Конкурс проводится в 3 этапа:
1 этап: с 29 декабря 2018 года по 20 февраля 2019 года – заочный тур - прием заявок и конкурсных работ;
2 этап: с 1 марта по 31 мая 2019 года – отборочный тур;
Прошедшим на заключительный (очный) 3 тур участникам будет предложена дополнительная тема для написания стихотворения собственного сочинения.
3 тур проводится 04 июня 2019 года в актовом зале Союза писателей РТ по адресу: г. Казань, ул. Муштари, дом 14.
Чтение стихотворений производится непосредственно участниками конкурса наизусть.
Для участия в Конкурсе заявку и конкурсную работу необходимо направить в электронном виде на электронный адрес poet2018@mail.ru и предоставить на бумажном носителе в Союз писателей РТ по адресу: г. Казань, ул. Муштари,
 дом 14.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев