Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел

Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды.

Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды. Искә алу чарасы шагыйрьнең  иң соңгы яшәгән йорты - Казанның Миславский урамында урнашкан 8 нче йорт янында булды.Фатыйх Кәрим фронтка шушы йорттан китә һәм кире әйләнеп кайтмый... Йорт диварына берничә ел элек шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Искә алу мәрасимендә катнашучылар  шагыйрьнең истәлек тактасына чәчәкләр салдылар, Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә ханым истәлекләр, хатирәләр белән уртаклашты.  Искә алу чаралары Язучылар берлегендә дәвам итә. Язучылар, шагыйрьнең туганнары "Татарстан" радиосы архивында сакланучы Фатих Кәримгә багышланган тапшыру язмасын тыңлыйлар. хатирәләр, фикерләр алмашалар. 

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев