Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханованың Казанда иҗат кичәсе узачак

Шагыйрә, сиксәнләп җыр авторы, тәрҗемәче Флера Тарханова үзенең юбилей кичәсенә әзерләнә. Җыр һәм моң кичәсе 29 октябрьдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтәчәк. Шигырь кичәсендә шагыйрәнең яңа китабы да тәкъдим ителәчәк. “Юбилейга 552 битлек яңа шигырь китабым чыгып килә. Китабым күптән чыкмаган иде инде. Китапларым тиз сатылып бетә. Өстәмә тираж белән чыккан балалар китабым гына сатуда бар”, - ди Флера Тарханова. Шигырь кичәсендә унбишләп җырчы катнашачак һәм, әлбәттә, котлаулар булачак. Котларга Чистайдан якташлары, үзе укыган Арча педучилищесыннан, хәтта Казахстаннан да язучылар киләчәк. Чөнки Флера Тарханова аларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән булган. Ә менә “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, Казан язучысы Гүзәл Яхинаның килүе билгеле түгел. Әлеге романны татар теленә Флера Тарханова тәрҗемә иткән иде һәм ул күптән сатылып беткән. “Гүзәл Яхина китабын ике ай эчендә тәрҗемә иткән идем. Гүзәл кичә турында белмидер. Аның шалтыратканы булмады”, - ди Флера Тарханова. Флёра Тарханова - шагыйрә һәм тәрҗемәче. Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы. Тумышы белән Чистай районының Яуширмә авылыннан.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев