Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының редакторы, танылган шагыйрә һәм журналист Сания Әхмәтҗанова нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде. Сания Әхмәтҗановага бу бүләкне Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Татарстан мәдният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды. Искәртеп үтәбез, быел Сания Әхмәтҗанованың юбилей елы һәм аның юбилей кичәсе Татарстан язучылар берлегең Тукай клубында үткәрелгән иде. Белешмә: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.
 Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев