Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышланган китап дөнья күрәчәк

Бу атнада “Рухият” фонды тарафыннан шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышланган “Шигъриятнең күкчәчәге” исемле китап чыгачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов хәбәр итте.

Җыентыкта Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр, документлар белән баетып бирелгән. Монда шулай ук замандашларының һәм якыннарының истәлек-хатирәләре, хатлары, аңа багышлап язылган шигырьләре дә тәкъдим ителә.

Китапны төзүче Әнвәр Маликов сүзләренә караганда, җыентыкка гомер буе тупланып барган материаллар урын алган. “Аларның барсын да җыеп, тәртипкә китерү өчен бер елга якын вакыт китте, – ди ул. – Материалларны башта әтием, Әдип Маликов җыйды. Аннан соң мин, тормыш иптәшем Асия белән, аларны өйрәнеп, системага салдык. Архивлар бездә бик күп иде. Бу китап, бер яктан, әлеге материалларны тәртипкә китерү өчен әйбәт сәбәп булса, икенче яктан әнием турында үзем дә бик күп мәгълүмат белдем. Аңа багышлап язылган хатирәләрне укыганда чыннан да әнинең дәрәҗәсе бик югары булуын һәм аның иҗаты белән шөгыльләнергә кирәклеген аңладым.

Китапны төзеп бетергәч, тагын өстәмә материаллар чыга башлады. Бер китаплык булмаса да, бер бүлеккә җитәрлек мәгълүмат әле калды,” – дип белдерде Әнвәр Маликов.

Саҗидә Сөләймановага багышланган китап белән беррәттән аның сайланма әсәрләр җыентыгы да чыгачак. “Мондый зур китапның инде күптән чыкканы юк иде. Соңны тапкыр “Рухият” тарафыннан нәшер ителгән китап 1998 нче елда чыкты,” – дип хәбәр итте Әнвәр Маликов.

Мәгълүмат өчен:

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә хәзерге Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туа.

1946–1950 елларда Уфада Башкорт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем алганнан соң, С.Сөләйманова мәктәпләрдә тарих фәнен укыта.

1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.

1973 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр С.Сөләйманова нигездә әдәбият белән шөгыльләнә.

Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Саҗидә Сөләйманованың “Кыр казлары”, “Бәхетне үзем табам”, “Юллар, уйлар”, “Яшәү хакы”, “Кызыл каурыйлар”, “Гөлбадран”, “Сабыр канатлары”, “Шигырьләр һәм поэмалар” кебек җыентыклары билгеле. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азербайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев