Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова яңа тормыш башлады... (фото)

Якшәмбе, 21 октябрь көнне, «Ярдәм» мәчетендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинова һәм Казан егете Ришатның никахы булган. Бу хакта мәчетнең Instagram челтәрендә хәбәр ителә. Яшьләр эш урынында «Ярдәм» фондында танышканнар. Никахны мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов укыган. Мәҗлескә Казан мэры Ильсур Метшин да килгән. Яшьләрне чын күңелдән тәбрик итәбез!
Фото: instagram

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев