Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның "Кайту" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителәчәк (ВИДЕО)

Җомга, 23 мартта, Татарстан китап нәшриятының Бауман ур., 29/11 йортында урнашкан китап кибетендәге китап кунакханәсендә талантлы яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның "Кайту" китабы тәкъдим ителәчәк. Шагыйрәнең бу китабына мәхәббәт, нәфрәт кебек яшәешебезгә үз булган төшенчәләр белән бергә, милләт язмышын, аның үткәнен, бүгенгесен күзаллауга этәргән фәлсәфи-лирик шигырьләре дә туплап бирелде. Очрашуда сез авторга сорауларыгызны бирә, автографлы китабын ала аласыз. Шулай ук Лилиянең яңа китабын оту мөмкинлеге дә булачак! Лилия Гыйбадуллинаның иҗатын яратучыларны 23 март көнне 14.00 сәгатьтә көтеп калабыз! Рәхим итегез! https://www.youtube.com/watch?v=YykCcJpgNNU
Татарское книжное издательство

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев