Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрь Рәмис Аймәтнең эстрада җырлары, романслар һәм камера әсәрләреннән торган, ноталы китабы дөнья күрде

Ул Татарстан китап нәшриятында шушы көннәрдә басылып чыкты. Биредә Рәмис Аймәтнең йөздән артык җыры урын алган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. “Җитди һәм фәлсәфи шигърият белән бергә, җыр текстлары жанрында да иҗат итәм. Бу шөгылемә 2000 елларда керештем”, - диде автор “Татар-информ”га. - Иң беренче җырым – Айдар Галимов репертуарыннан “Син – минем җанымның яртысы” булды. Бу җыр халык арасында популярлык казанды һәм китабымны да шул исем белән атадым".
  • Җыр китабына Рәмис Аймәтнең соңгы 15-18 ел эчендә иҗат ителгән эстрада җырлары, романслар, камера әсәрләре – барлыгы йөздән артык иҗат җимеше кергән.
“Ноталы китап чыгару турында күптән хыялланган идем. Башта аның форматын кечкенәрәк итү турында уйлашкан идек. Әмма рояль өстенә куеп уйнарлык зур форматлы китап булсын дип тырыштык. Китапка минем шигырьләргә көй язган 20дән артык композиторның эше керде. Алар арасында Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Фәрит Хатыйпов, Илһам Байтирәк, Зөфәр Хәйретдинов, Оскар Усманов, Ленур Зәйнуллин бар”, - диде Рәмис Аймәт. “Ноталы китап чыгару бик җиңел эш түгел. Китапны дөньяга чыгару юнәлешендә профессиональ төркем эшләде. Ноталар төзүдә Риф Гатауллин, Илһам Байтирәкнең өлеше зур булды. Басманың мөхәррире Венера Камалиева, рәссамы Миләүшә Вәҗиева да зур тырышлык куйды”, - диде шагыйрь. “Син – минем җанымның яртысы” - авторның 50 яшьлек юбилеена бүләк буларак басылган. “Әлеге китап нәшриятта берничә ел үзенең чиратын көтеп ятты. Көтү чорында да яңа җырлар язылды, басма тагын да тулыланды. Инде менә 50 яшьлек юбилей елыма басылып чыкты”, - диде шагыйрь. “Син – минем җанымның яртасы” җыр китабы 1100 данә тираж белән басылып чыккан. Аны Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән алырга булачак. Бәясен әлегә Рәмис Аймәт үзе дә белми. 14 октябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә шагыйрь Рәмис Аймәтнең 50 яшьлек юбилей кичәсе була. Әлеге китап та шунда тәкъдим ителәчәк. Юбилей концерты 15 сәгатьтә башлана. Анда  20гә якын эстрада җырчысы катнашачак.
Чулпан Шакирова, Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев