Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрь Рәмис Аймәт Хөсәен Байкара исемендәге әдәби бүләккә лаек булды

Әлеге мактаулы исемгә төрки дөньядан өч шагыйрь лаек дип табылды. Казахстанның Төркестан шәһәрендә XII Халыкара төрки шигърият фестивале үз эшен тәмамлады. Шигырь бәйрәме 21-23 декабрьдә уздырылды. Халыкара шигърият мәйданында үз урыны, исеме булган һәм төрки шигъриятне үстерүгә, таратуга саллы өлеш керткән өч шагыйрь “XII Халыкара төрки шигърият фестивале лауреаты” булды. Бүләкләнүчеләрнең берсе – шагыйрь Рәмис Аймәт. Ул үзбәк шигърияте классигы Хөсәен Байкара исемендәге әдәби бүләккә лаек булды. Исегезгә төшерәбез: Төркестан Шигырь фестивалендә Төркиядән, Башкортстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Румыния, Косово, Гыйрак, Кипр, Болгария, Греция, Кырым, Грузия һәм башка төбәкләрдән 100гә якын шагыйрь бәйге тотты. Анда Татарстаннан Рәмис Аймәт һәм Сания Әхмәтҗанова катнашты. Төрки шигърият фестивале беренче тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса һәм Конья шәһәрләрендә оештырылды. 2015 елда Халыкара шигырь бәйрәме Казанда узды. Фестиваль ике елга бер үткәрелә.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев