Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрь Ленар Шәех Швециядә узган "Open Eurasia-2017" бәйгесенең Гран-Приена лаек булган

Нобельнең туган ягы – Швециянең Стоһгольм шәһәрендә IV Халыкара китап форумы һәм әдәби фестиваль - Open Eurasian Literature Festival & Book Forum (OEBF-2017) уздырылды. Аны Евразия иҗади гильдиясе һәм «Hertfordshire Press» (Лондон) нәшрият йорты гамәлгә куйды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Хәбәрдә конкурс финалына чыккан башкорт язучысы Марсель Сәлимовның  китабы  - "Прорыв года" махсус премиясенә лаек булуы турында әйтелә. "OEBF-2017" форумында дөньяның 14 иленнән 300 гә якын язучы, журналист, рәссам, артист һәм галим катнашкан. Алар арасында шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тә бар. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының Инстаграм битендә хәбәр ителә. Ленар Шәех, «Кече проза» номинациясендә 2 нче урын яулап, «Open Eurasia-2017» конкурсының Гран-Приена лаек булган. “Швециянең Стокһольм шәһәрендә "Open Eurasia-2017" конкурсына нәтиҗә ясадылар. Дүрт төр - “Рәсем”, “Видеофильм”, “Тәрҗемә” һәм “Әдәби әсәр” номинацияләре буенча дөньяның 8 иленнән 20 конкурсант катнашты. Алар арасында шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тә бар! Ул, "Кече проза" номинациясендә 2 нче урын яулап, "Open Eurasia-2017" конкурсының Гран-Приена лаек булды!" , диелә Ленар Шәех фотосы янындагы хәбәрдә. Нәшрият, Ленар Шәехны зур бүләк алуы уңаеннан котлап, аңа иҗади уңышлар тели һәм Ленарның китапларын www.tatkniga.ru сайтында "Библиотека" бүлегендә бушлай уку мөмкинлеге барын хәбәр итә.  
Татар информ
фото: instagram.com, bashinform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев