Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрь Әмир Мәхмүдов вафат...

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 20 май  көнне танылган әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Әмир Гобәйдулла улы Мәхмүдовның  71 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Әмир Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит  авылында дөньяга килә. Туган авылында – сигезьеллык, район үзәге Раевкада урта мәктәпне тәмамлагач, 1965–1969 елларда Башкортстанның Бөре шәһәрендәге педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә белем ала. 1969 елның көзендә Ә.Мәхмүдов Мәскәүнең Н.К.Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика һәм эстетик тәрбия факультеты каршындагы аспирантурага кабул ителә. Ләкин шул ук елның ноябрь аенда аны армиягә алалар. 1970 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ә.Мәхмүдов аспирантурада укуын дәвам иттерә һәм Муса Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәтен язып тәмамлый (кандидатлык диссертациясен ул соңрак – 1980 елда Казанда яклый). Ә.Мәхмүдов, аспирантураны тәмамлап Казанга кайткач, берникадәр вакыт «Татарстан коммунисты» журналы редакциясендә һәм телевидениедә, 1975–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли. 1980 елда яшь галимнең рус телендә «Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля» монографиясе басылып чыга. Институтта эшләү дәверендә Ә.Мәхмүдов «ХIХ гасыр ахыры–ХХ йөз башында татар халкының алдынгы эстетик карашлары» исемле фәнни хезмәтен язып тәмамлый. Хезмәт, шактый вакыт узганнан соң, 1989 елда «Торжество прекрасного» исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Тагын да соңрак, 1999 елның язында, шул хезмәт-монография нигезендә Ә.Мәхмүдов Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында докторлык диссертациясе яклый. 1981 елда Ә.Мәхмүдов Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасына укытучы булып күчә. 1985 елда доцент дәрәҗәсе ала. Студентларга әдәбият фәне һәм эстетикадан лекцияләр уку вазифасыннан тыш ул студентларның «Илһам» исемле әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Ә.Мәхмүдовның беренче шигырьләре әле мәктәптә укыганда ук Әлшәй район газетасында басыла башлый. Шул вакытлардан бирле ул шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында даими басыла килә. 1983 елда С.Хәким язган кереш сүз белән «Матурлык тантанасы» исемле беренче шигъри җыентыгы, тагын дүрт елдан «Мәңгелек моң» дигән икенче китабы дөнья күрә. Татарстанда мөстәкыйльлек һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш җәелгән чорда ул, милли азатлык хәрәкәтенең радикал лидерларыннан берсе буларак, үзенең публицистик мәкаләләре, митинглардагы кайнар чыгышлары белән милли рухлы киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казана. 1990 елның ахырыннан алып 1998 елга кадәр Ә.Мәхмүдов Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау һәм гамәлгә ашыру максаты белән оештырылган «Суверенитет» комитетын җитәкли һәм аның татар, рус телләрендә нәшер ителгән матбугат басмалары – «Суверенитет», «Независимость» («Бәйсезлек»), «Коммерсант Татарстана» газеталары, «Бәйсез Ватан» журналы аша Татарстан халкының үзаңын уяту вә тәрбияләү юнәлешендә шактый игелекле һәм нәтиҗәле эшләр башкара. Ә.Мәхмүдов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде. Язучыга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде.Мәрхүмнең  якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.  

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге


Фото: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев