Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Шагыйрь чиновник була алмый" - Рафаил Хәкимов

"Әтине Язучылар берлеге рәисе итеп куярга бик каты тырыштылар. Обком шактый басым ясады, фатир, төрле мактаулы исемнәр бирәбез, дип вәгъдә иттеләр. Әти бармады. Шагыйрь чиновник була алмый, анда китсәң, шагыйрьлекне югалтасың диде". Сибгать Хәким хакындагы әлеге сүзләрне бүген "Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов җиткерде. "Язучыларның бер съезды вакытында ул Ессентукига качты. Съездда бердәнбер булмау очрагы шуның белән бәйле",- диде шагыйрьнең улы Рафаил Хәкимов. "Әтинең шәүләсе гел минем артта булды. Булдырасыңмы-юкмы икән, дип гел сынап карыйлар. Бу бер яктан авырлык та, икенче яктан бер ни эшләтеп тә булмый. Әти дәрәҗәсенә менеп булмас инде...", - диде ул тапшырудагы әңгәмәдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев