Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шадрин шәһәрендә "Урал ягы татар моңнары" фестиваль-бәйгесе узды

Курган өлкәсенең Шадрин шәһәрендә “Урал ягы татар моңнары” беренче төбәк балалар фестиваль-бәйгесе узды, дип хәбәр итә өлкәнең "Новый мир" газетасы.

Анда Әлмән һәм Сафкүл районнарыннан, Шадрин районының Өчкүл, Йолдыз һәм Байрак татар авылларыннан балалар, шулай ук Шадрин шәһәрендә “Дуслык” татар-башкорт милли-мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче яшь талантлар катнашкан.

Фестивальне “Дуслык” үзәге директоры, үзе дә моңлы итеп җырлаучы Инга Агишева һәм әлеге үзәкнең совет рәисе, музыкант, рәссам Камил Әхәтов оештырган.

“Октябрь” комплексы сәхнәсендә татар милли җырларын яңгыратып, биюләр башкарып, театраль күренешләр тәкъдим ителгәндә, шулай ук милли декоратив-гамәли сәнгать иҗаты күргәзмәсе дә үткәрелгән. Бәйрәм финалында фестивальдә катнашучы балалар төрле номинацияләрдә бүләкләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев