Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Абдулла Әсәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция уздырылды

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының  Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә күренекле педагог, дәреслекләр авторы Абдулла Әсәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция уздырылды. Ул “Гомуми һәм югары белем бирү системасында рус һәм татар телләрен укыту: тарихы һәм хәзергесе” дигән темага багышлап үткәрелсә дә, ни­гездә анда рус телле һәм үз телен белмәүче татар балаларына туган телебезне укыту проблемалары күтәрелде. “Бу гаҗәп тә түгел: рус телле ауди­то­риягә татар телен без әле  егерме ел гына өйрә­тәбез, татар балаларына рус теле өзми-куймый йөз елдан артык укытыла”, – дип белдерде бу уңайдан оештыручылар. “Татар зыялысы нинди булырга тиеш дисәләр, мин Абдулла аганы мисал итеп китерер идем. Бауман урамын бизәп, горур атлап килә иде ул. Йөзендә – иман нуры, күзендә – наянлык. Гел ак күлмәк кия иде”. ”Татар балаларына рус телен укыту ысулларына багышлап шактый хезмәт язды, тора-бара татар теле укыту методикасын эшләүгә күчте”. “Ул – үзенчәлекле методикалар авторы. Аның мирасын яңабаштан бәяләү сорала”.   Абдулла Әсәдуллинның шәкертлә­ре аны менә шулай зурлады. Галимнең улы, РФА нең Көн­чыгышны өйрәнү институтында әйдәп баручы белгеч булып эшләүче Фәрит Әсә­дуллин да, конференция­дә чыгыш ясап, җылы хати­рә­ләре белән уртаклашты. Соңгы вакытта туган те­лебезнең зәгыйфь­ләнү­ендә без үзебез гаепле, дип таный башласак та, нәрсә эшләргә соң дигән сорау еш кына ачык кала. Әлеге конференция менә шушы сорауга тә­гаен җавап бирүе белән дә отышлы булды. Мөгаен, соң­гы елларда туган телебезне укыту, дөрес сөйләшү һәм язу мәсьәләләрен филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Йосыпов кебек матбугатта, гыйльми җые­лыш­лар­да эзлекле, даими күтә­реп килгән бүтән тел белгечебез юктыр. Ике оны­гының туган телебезне өйрәнә алмыйча азаплануын күреп-ишетеп торучы бабай буларак та чыгыш ясады Рүзәл әфәнде ул көнне. "Оныкларым безнең белән яшәсә, үзем өйрәтер идем дә, безнең белән тормыйлар. Ике оныгым бар. Берсе рус мәктәбендә укыды. Аның татар теле буенча өй эшләрен башта әнисе, аннан дәү әнисе эшләде. Кеч­кенәсен  дәү әнисе олимпия мәктәбенә йөртә. Укытучы аларга әллә нәрсәләр турында сочинение яздыра. Сөй­ләшә белмәгән, татарча аң­ламаган бала ничек хикәя, диктант язсын. Дөрес, рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дә дәреслекләр бик катлаулы. Рус мәк­тәпләрендә баланың фами­лиясенә карыйлар да, әйтик, Әхмәтҗанова, Закирова икән,  ничек инде татар баласы туган телен белмәскә мөм­кин дип, татар төрке­ме­нә кер­тәләр.  Мәктәпләрдә төр­кемнәрне баланың телне ни дәрәҗәдә белүенә карап оеш­тырырга кирәк. Без оныгыбызны рус төркеменә күчерүләрен сораган идек, бу бик катлаулы эш булып чыкты", – дип борчу-мәшә­кать­ләре белән уртаклашты анда өлкән галим. Әлеге эшнең кыенлыгы шунда: баланы татар төр­кеменнән урыс төрке­менә кү­черсәләр, га­дәт­тә аңа дә­реслек җитми. Дәреслекне сатып алырга туры килә икән, еш кына сатып алган ата-ана, нинди хәл инде бу дип, Мә­гариф министрлыгына ши­каять яза. Менә шуңа күрә мәктәп җитәкчеләренең кү­че­рәсе килми, дип аңлатма бирде бу җәһәттән  җыелышта катнашучылар.

Шул ук көнне онытыла

Рүзәл Йосыпов фикеренчә, рус телле аудиториягә татар теле өйрәтүнең төп кыенлыклары шунда: программалар катлаулы, бик күп төрле тема үтелә; текстта алдагы дәресләрдә үтелмәгән, үз­ләштерелмәгән яңа сүзләр, мәгълүмат күп; укучы алган мәгълүматның 80 проценты шул ук көнне онытыла, бер материал 6-12 мәртәбә кабатланырга тиеш. Тел һәм әдәбият дәресләре дип бүлеп укыту дөрес түгел, бергә булырга тиеш; шуңа күрә әдә­бият дәресләре текстны укып чыгып, шунда нәрсә язылганын аңлатуга кайтып кала. “Бүген күп кенә авторлар дәреслекләрне эш вакытында яки кичләрен яза. Төп­ле галимнәргә, алдынгы укытучыларга дәреслек язу өчен иҗади ял бирергә ки­рәк. Бездә, киресенчә, мәктәп директоры укыту­чының дә­реслек язганын яки язуда катнашканын белсә, төп эше­ңә зыян китерәсең, дип орыша башлый”, – дип уфтанды ул. "Рус балаларына татар телен махсус әзерләнгән белгечләр чит телне өй­рәткән кебек укытырга тиеш. Гадәттә безнең чиновниклар бу таләпкә, татар теле – дәү­ләт теле, ничек инде аны чит тел сыман укытасың, дип каршы төшә. Әйе, статусы буенча – дәүләт теле, әмма методика буенча ул чит тел кебек укытылырга тиеш. Бөтен хикмәт тә шунда. Балалары татар телен өйрәнүче ата-аналарга ярдәм йөзеннән, чит ил­ләр­дәге кебек нигә бездә бернинди кулланма-яр­дәм­лек язылмый. ТНВда татар теле өйрәтеп маташалар – хурлык бит бу! Телне шулай өйрә­тәләрме? Телевидение мәк­тәпләрдә татар теле укыту бик начар куелган дигән фикер үткәрә. Югыйсә бик яхшы өйрәтүче мәк­тәп­ләр бар", – дип җөпләде аны Чаллы педагогия университеты доценты Роза Хәй­дәрова. Иң мөһиме – сөйләшә белсеннәр "Язарга өйрәтү түгел, сөйләшә-аралаша белергә өйрәтү беренче урынга куелырга тиеш. Видеоязмалар бар. Ни кызганыч, видеосюжетларны укытучылар дәрестә кулланмый. Быелгы уку елыннан 9 сыйныф укучы­ларының диалог төзи алу-алмаулары тикше­реләчәк", – дип белдерде үз чиратында “anatele” онлайн мәктәбенең эшчәнлеге турында тәфсилле мәгълүмат биргән КФУ доценты Кадрия Фәтхуллова. “Әгәр укучының аралашу күләмен белмибез, күрсәтмибез икән, укыту нәтиҗәсен билгеләү бик кыен. "Хәзер безнекеләр аттес­тация­ләгәндә 60 балл куя. 60 бал­л­ның 10ы гына укучы­ның сөйләшә-аралаша бе­лүен бәяләүгә бәйле. Калганнары чараларда катнашканмы, кар­шы әйтмәгәнме... – шуларны исәпкә алуга кайтып кала. Балага алдан әзер­ләнергә мөмкинлек бирергә кирәк. Әйтик, тарихны укытканда укучыга материалны имтиханга әзерләнә торган билет рәвешендә аңлатабыз. Татар телен дә шулай укытырга була”, – дип Роза Хәйдәрова да аны хуплап чыкты. ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Рәдинә Ягъ­фәрова исә: “Әүвәл БДИны татарча укып килгән балалар тапшыра иде: сыйфат яхшы булды. Хәзер нигездә русча укый торган балалар тапшыра, шуңа сыйфат та төште”, – дип милли мәк­тәп­ләрдә чыгарылыш имтиханнарын туган телдә тапшыру зарурлыгын күтәрде. Дәреслек ул – фәнни эш "Дәреслекләр язуны фәнни эшкә исәпләгез әле дип, югарыдагыларга әллә ничә мәртәбә мөрәҗәгать иттем. Үткәрмиләр. Милли мә­га­­риф институты дигән академик институт булдырырга кирәк. Элек бар иде, ябып куйдылар. Хәзер, ТДГПУны КФУга кушкач, татарча укытучы белгечләр дә әзерләнми башлады. “Фән­нәрне татарча укытучы бел­гечләр әзер­лә­гән өчен Татарстан Хө­кү­мәте акча түләргә тиеш”, дип бүген КФУ җитәкчелеге аяк терәп каршы тора. Мәс­кәүдә мәга­риф­не үстерү буенча дис­тәләгән институт бар. Бездә шулар­ның филиалларын ачарга кирәк. 1937 елда иле­бездә укыту телен сайлап алу мөм­кинлеге кер­телгән. Бу принцип БМО кануннарына каршы килә. Туган телен бел­мәгән кеше югары белем ала алмаска; халыкара законнарда таләп ител­гәнчә, туган тел компетенциясе кер­телергә тиеш", – дип ахырда Тарих институты галиме Марат Лофуллин, татар теле укыту буенча концепция эшләнеп, Мәгариф министрлыгы сайтына куелганлыгын хәбәр итте, барча татар җәмәгать­челеген шуны тик­шерүдә актив катнашырга чакырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев