Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Ататөрк Тикшеренү үзәге (Төркия) галимнәре хезмәттәшлек итәчәк

Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Бөек рус революциясенең шәхси дөньялары" ("Частные миры Великой русской революции") халыкара фәнни конференциянең пленар утырышы узды.
Фәнни чарада Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, академик Рафаэль Хәкимов, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 60тан артык галим катнашты. Конференциядә Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан Ататөрк Тикшеренү үзәге (Atatürk Araştırma Merkezi) президенты Мәхмүт Али Бейхан һәм әлеге үзәкнең вице-президенты Нихат Бойукбаш чыгыш ясады. Төркиядән килгән галимнәр Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының эшчәнлеген мактап узды һәм Төркия тарихында исемнәре теркәлеп калган татар галимнәре турында фикерләрен җиткерделәр.
Презентация книги"Частные миры великой русской революции"
Ататөрк Тикшеренү үзәге дөньяның төрле фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Нихат Бойукбаш белдергәнчә, алар халыкара проектлары фәкать төрек телендә генә алып бара. “Төрек теле дөньяда киң кулланылган 5 тел арасына кергән. Төрек телен фәнни тел буларак та саклап калу җәһәтеннән шулай эшлибез, – диде Нихат Бойукбаш. – Татарстан көчле галимнәре белән дан тота. Сезне дә үзебезнең проектларда көтеп калабыз. Безгә тәҗрибә уртаклашырга, берләшергә кирәк. Шул чакта гына халыкка хезмәт иткәндә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”.
Конференция барышында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Ататөрк Тикшеренү үзәге арасында фәнни хезмәтләшлек турында килешүгә кул куелды. Төркиядән килгән кунаклар Ш.Мәрҗани институтына китаплар бүләк итте. Рафаэль Хәкимов исә, төрек галимнәренә яңа гына төрек теленә тәрҗемә ителгән “Татарика” басмасын тапшырды.
Презентация книги"Частные миры великой русской революции"
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев