Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Оксфорд галимнәре белән очрашты

Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Оксфорд галимнәре белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Люция Гыйниятуллина хәбәр итте. 7-8 апрель көннәрендә татар галимнәре Оксфорд университетында «Дөнья тарихында Алтын Урда» китабы тәкъдим итә. Бу минутларда Оксфорд университетында татар тарихына багышланган түгәрәк өстәл бара. Иртәгә, 8 апрельдә, Татарстаннан килгән делегация «Дөнья тарихында Алтын Урда» («The Golden Horde in World History») дигән хезмәтнең инлизчәсен тәкъдим итәчәк. Тарих институты галимнәре белдергәнчә, әлеге хезмәт Оксфорд университеты белән уртак проект булып тора. «Соңгы елларда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты дөньяда татар тарихын өйрәнә торган иң әйбәт белгечләрне үзенә җәлеп итә. «Дөнья тарихында Алтын Урда» китабы Оксфорд университеты белән бергә эшләнелде. Монда 70кә якын галим катнашты, алар дөньяда танылган һәм иң абруйлы фән кешеләре санала. Башка илләрдән галимнәр җәлеп итү объектив тарихны язарга мөмкинлек бирә. Чит илләрдән танылган белгечләрне тартабыз икән – димәк, бу безнең тарихның да абруен күтәрә. Казандагы профессор гына язса – бер төрле, ә инде чит ил галименең хезмәтләрен дә файдалансак, басманың дәрәҗәсе дә зуррак була. Халыкара проект сыйфатында кабул ителә», – ди Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев