Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимовка Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен үстерүгә, Татарстан халкының мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнүгә керткән саллы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с заслуженным деятелем науки Республики Татарстан, директором Института истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан Рафаилем Сибгатовичем Хакимовым. Фото: Михаил Фролов Рөстәм Миңнеханов Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының нәтиҗәле эшчәнлеген югары бәяләде. Ул институтның профессиональ коллективының татарлар тарихын өйрәнүдәге зур фәнни эшчәнлеген билгеләп үтте. Моннан тыш Татарстан Президенты Рафаил Хәкимовны юбилее, 12 февральдә тулган 70 яше белән котлады. Рафаил Хәкимов, үз чиратында, Татарстан Президентына Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтына бар яклап ярдәм күрсәткәне, аерым алганда институтка яңа бина бирелүе өчен рәхмәтен җиткерде. Чара Казан Кремлендә Президент резиденциясендә үтте. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с заслуженным деятелем науки Республики Татарстан, директором Института истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан Рафаилем Сибгатовичем Хакимовым. Фото: Михаил Фролов

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев