Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында "Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы" V Халыкара Алтын Урда форумы үз эшен башлап җибәрде

Алтын Урда тарихын өйрәнү буенча Казаннан тыш, казахлар да бик каты эшли. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда шулай дип белдерде. Искәртеп үтик, бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы” V Халыкара Алтын Урда форумы үз эшен башлап җибәрде. “Алтын Урдага багышлап, быел 5 нче конференция уздырабыз. Соңгы вакытта Казан Алтын Урданы өйрәнү буенча дөнья дәрәҗәсендәге үзәккә әйләнде. Бу безнең өчен әһәмиятле, чөнки татарларның иң көчле, иң зур дәүләте шул Алтын Урда инде. Без барыбыз да шуның эченнән чыккан, шунда халык булып формалашканбыз. Шуңа күрә, аны фәнни яктан өйрәнү, беренче чиратта, безнең үзебез өчен кирәк. Аннан соң Совет чорында бу өлкәдә өйрәнү тыелган иде. Соңгы елларда вазгыять үзгәргәннән соң, галимнәр бик нык эшли башлады”, - дип билгеләп узды Дамир Исхаков. Ул бу юнәлештә Казанда эшнең яхшы гына баруын әйтеп: “Иң әһәмиятлесе – яңадан-яңа чыганаклар өстендә эш бара. Менә яңа чыккан зур хезмәт тә Алтын Урда дәверендә дин белән фәлсәфә бергә үскәнен күрсәтә. Хәзерге заманда да ул хезмәтләрне үзебезнең бабаларыбыз нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңлау өчен интеллектуаль яктан кулланырга була. Шуңа күрә, моның кебек яңа чыганаклар табу, дөньяга чыгару, тарихка яңа аңлатма бирү безнең институтның һәм күршеләребезнең төп вазифасы хәзер”, - диде. Күршеләр дигәндә, галим Алтын Урда белән башка республикаларның да бик нык шөгыльләнүен билгеләп үтте. “Казаннан тыш, казахлар да җитди эшли. Хәтта казахлар белән татарлар арасында каршылык та барлыкка килә башлады. Алар да бу мираска дәгъва кыла, шуңа күрә безгә бу мирасны казахлар белән берникадәр бүлешергә туры киләчәк, әмма үзебезнең мәнфәгатьләрне дә истә тотарга кирәк, чөнки гомер-гомергә безне татар-монгол дип сүктеләр. Без шул авырлыкны җилкәдә күтәреп килдек, бүген вазгыять үзгәргәч кенә, башкаларга бирергә тиеш түгелбез, үзебезнеке итеп ныгытырга кирәк, әмма моның өчен Алтын Урда тарихы өстендә күп эшләргә кирәк”, - диде Дамир Исхаков. Ул мәктәпләрдә төбәк тарихын укыту бераз кысылса да, алга таба киңәйтеләчәген билгеләп үтте. “Гомуми тарихтан тыш, төбәк, ягъни аерым милләтләрнең тарихы да булырга тиеш. Без Россия стандартларына кердек, әмма аңа карап кына тик утырырга тиешбез дигән сүз түгел. Безгә хәзер яңа буын дәреслекләр әзерләргә кирәк. Яшьләрнең күбесе интернетта утыра, шунда куярга кирәк әйберләрне. Мәктәпкә дәреслек алып барып йөргәнче, материалларны электрон рәвештә өйрәнү, бәлки, кызыграк булыр. Ул өлкәләрдә эшләр бара һәм барачак”, - диде Дамир Исхаков. Галим “Дөнья цивилизациясендә Алтын Урда” хезмәтенең инглиз теленә тәрҗемә ителгән варианты апрельдә Оксфордта презентацияләнәчәген искәртеп: “Без беренче тапкыр Алтын Урданы дөньяга үзебезнең исемнән чыгарабыз. Безгә кадәр моны эшләделәр, ә хәзер үз мәнфәгатьләребезне күздә тотып, үзебез эшләдек. Анда татар мәнфәгатьләре салынган”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев