Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ш.Мәрҗани ис. тарих институты "Татар халкының кыскача тарихы" фильмын эшләгән

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты Казанда 15 минутлык “Татар халкының кыскача тарихы” ("Краткая история татар") исемле документаль анимация фильмы эшләп чыгарган. Бу хакта институтның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фильм “Татар халкының милли тиңдәшлеген саклау (2014 – 2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында эшләнгән. Фильмның беренче бүлегендә тамашачыларга Дөнья картасында безнең эрага кадәр III гасыр вакыйгалары гәүдәләнә: кытайлар, күршеләре һуннардан сугышлардан саклану өчен, Бөек Кытай диварын төзи. Һуннар бу вакытта Бөек Дала киңлекләрен үзләштерә. Аннан тасмада бүгенге Татарстан җирләрендә Бөек Болгар дәүләтен торгызу сурәтләнә. Фильмда төп урын Алтын Урда тарихына бирелгән. Анимацион фильм авторлары Рим империясе һәм Алтын Урда мәдәниятен чагыштыра. 1552 елда татарларның үз дәүләтен югалтуы тарихта борылыш чоры була. Аны яңадан торгызу хыялы 1917 елгы революциядән соң гына мөмкин була. Аннан соңгы еллар ТАССРда икътисадны, мәдәниятне торгызуга багышлана. 1990 елда республика суверенитеты игълан ителгәннән соң, Татарстанның бәйсезлеген ныгыту башлана. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында билгеләп үтүләренчә, “Кыскача татарлар тарихы” академик хезмәт түгел. Фильмны рус һәм инглиз телләрендә карарга була. Тарих институты якын арада тасманы татар телендә тәкъдим итәргә ышандыра.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев