"Сезне бөтен татар халкы тирән хөрмәт итә һәм ихлас ярата" (видео)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм битендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Әлеге котлау @rusminnikhanov аккаунтында урнаштырылган.

"Минтимер Шәрипович, туган көнегез котлы булсын! Сезне бөтен татар халкы тирән хөрмәт итә һәм ихлас ярата. Сезгә исәнлек-саулык, балаларыгыз һәм оныкларыгыз арасында озын һәм бәхетле тормыш телим!", - диелгән котлау текстында.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: