Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сез медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьме? (сораштыру)

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тикшерә. Шул рәвешле Татарстанда яшәүче һәркем республиканың медицина оешмаларында ярдәм күрсәтү­нең сыйфаты турында фикерләрен җиткерә ала. Аларны быелның 1 декабренә кадәр министрлык сайтында урнаштырылган махсус анкета аша җиткерергә мөмкин. Ә сез медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьме?   Халисә ШИРМӘН, шагыйрә: – Аллага шөкер, үземнең әле­гә алай дәүләт медицина хез­мәтенә мөрәҗәгать иткәнем юк, әмма халыктан ишеткән фикер­ләр бер дә уңай түгел. “Ришвәткә акчаң булмаса, сиңа борылып та карамыйлар”, – диләр. Әле Казан кебек зур шәһәрләрдә эш ул кадәр начар да түгелдер, әмма районнарда хәл бик аяныч дип ишетәм. Шәфкать туташы булып эшләгән бер танышым зарланып торды: “Авылдашлар киләләр дә: “Урнаштыр!” – диләр, мин: “Фә­лән сум!” – дип әйтәм, шуннан башка ничек урнаштырыйм?! Дөнья­сы шулай бара бит”. Дөре­сен әйт­кәндә, мин бу хәлдән чыгу юлын күрмим. Ришвәтсез эшлә­мәгән табибны ничек итеп дөрес юлга бастырырга? Эш хакын арттырсаң да, барыбер ришвәт алачак ул. Әллә нинди катгый законнар куллансаң да, алачак. Бер генә юл кала – дәүләт медицина хезмәтен тулысынча рәсми тү­ләүле хезмәткә күчерергә һәм аерым тарифлар билгеләргә. Барыбер шул ук акчаны күчтәнәч рәвешендә бирәсең бит инде. Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы: – Медицина ярдәме күрсәтелү сыйфатыннан, тулаем алганда, риза мин. Дөрес, үзебезнең авыл, район кысаларыннан әллә ни чыгып йөргәнем юк. Авылыбызда гомер буе хастаханә эшләде. Хәзер аның урынында амбулатория. Ике югары белеме булган табиб хезмәт күрсәтә. Без – аларны, алар безне хөрмәт итә. Район хастаханәсе табиблары турында да фикерем начар түгел. Дәвалаганнары да булды. Мамадыш хирурглары мине хәтта үлемнән алып калды. Ә менә Казандагы Республика хастаханә­сендә миңа операция ясаган табибны яхшылык белән искә аласым килми. Мин – табибларны хөрмәт итәргә өйрәнгән кеше. Сәламәт­легем турында сораша башлагач: “Что за тупой вопрос, бестолковая женщина”, – дип саф татарча сөйлә­шүче табиб мыскыл итте мине. Аның сүзләреннән соң миңа хәтта тынычландыручы уколлар кадарга мәҗбүр булдылар. Эш нәрсәдә дип уйлыйсыз? Вакытында акча төртмә­гәнмен бит. Беренчедән, корруп­циягә каршы тәрбия алып баручы, шул тема буенча республика дипломы алган укытучы ничек акча төртә белсен? Икенчедән, рәхмәт йөзеннән би­рәсе “күчтәнәч”емне чыгып кит­кән­дә генә бирермен, дип ялгышканмын. Аңга килеп, тапшыру җаен таптым мин “буры­чым”ны. Шуннан соң табибымның үзгәрүен белсәгез! Елмая да, кешечә сөй­лә­шә дә, хөрмәтли дә белә икән үзе. Безнең тәрбия бирү – бер нәрсә, тормыш икенче нәрсә шул. Бездә тәртипне намус түгел, каты законнар гына кертә ала. Алмаз МИРГАЯЗОВ, “Татмедиа” оешмасының радиолар буенча эшләү юнәлеше җитәкчесе: – 1990, 2000нче еллар башында медицина вузларына укырга алу баланың сәләтенә карап түгел, ата-анасының кесәсенә карап башкарылды, нәтиҗәдә “баш авыртса – анальгин, эч китсә – парацетамол язып бирүче” кавем укып чыкты. Аллага шөкер, алар­ның күбесе тормышларын медицина белән бәй­ләмәде, тик бу күренеш бүгенге медицинаны лаек­лы кадрларсыз калдырды. Медицина тармагында хезмәт куючыларның дорфалыгы, игътибарсызлыгы – медицина өлкәсенең чираттагы сү­гелгән тискәре яклары. Бу сыйфатлар, үз чи­ратында, дәү­ләтнең медицина хез­мәткәр­ләренә мөга­мәләсе нә­ти­җәсе: тү­ләүсез медицина өлкәсен­дәге табиб һәм шәф­кать туташлары­ның социаль статусы безнең җәм­гы­ятьтә һаман да бик түбән. Бөтен алга киткән чит илләрдә табиб – иң күп хез­мәт хакы алучы белгеч. Чиратлар проблемасы да үзәккә үтүен дәвам итә. Шуңа күрә медицина сыйфатын күтәрү өчен, берен­чедән, хастаха­нәләр­дәге кытлыкны анализлап, ква­ли­фикацияле табиблар әзерләү эшен көчәйтергә, табибның квалификациясен раслаганда авырулар фикерен дә исәпкә алырга кирәк. Тү­ләүсез медицинада эшләү­че хез­мәт­кәр­ләрнең социаль статусын кү­тә­рү дә зарур. Ул хөрмәткә лаеклы һәм илдә иң зур хезмәт хакы алырга тиеш! Ләйсән МӘХМҮТОВА, җырчы: – Хастаханә-дәваханәләрдә бик сирәк булам. Кирәк очракта да анда бармас өчен җан тартышам. Медицина оешмаларындагы дорфа мөнәсәбәт күңелне кайтара. Артист кеше булгач, мине, танып, тиз генә үткәрергә тырышалар әле. Тик башка кешеләргә карата булган мөнәсәбәтне күреп йөрәк әрни. Ирексездән: “Ә мин картаеп, кирәксезгә әйләнгәч, ни булыр?” – дип уйлап куям. Бер тапкыр концерттан соң эчем авыртып, хас­таханәдә ятарга туры килде. Анда үзеңә тиешле бушлай даруларны алу өчен дә акча “төртергә” кирәк­леген күреп шаккаттым. Бар нәрсә акчага корылгач, бушлай медицина дип кычкырып йөрүдән ни файда? Табибларны бер дә рәнҗетәсем килми. Кеше гомерен саклап калган әлеге һөнәр ияләренең нинди зур эш башкаруын һәркем аңлый. Тик, тулаем алганда, медицина тармагында күзәтелгән тәртип­сезлекләрдән чәчләр үрә тора!  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев