Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сез иң гаҗәеп кеше икәнсез...

Бер ел элек унбиш катлаулы операция кичергән Чаллы егете Иван Осетрин ул чакта гомерен саклап калган табибларны һөнәри бәйрәме белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткерә алырмын дип күз алдына да китермәгәндер. Хәер, табиблар үзләре дә егетнең исән калуын могҗи­зага тиңли. “Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Уникаль очрак” номинациясендә җиңгән Чал­лы табибларын бү­ләк­ләгәндә сәхнәдә Осетриннар гаиләсе күренгәч, күпләр күз яшьләрен яшерә алмады. Инде үлә, исән калуына ышаныч 20 проценттан да азрак дип, бакыйлыкка хө­кем ителгән Иван бу көнне тормыш иптәше, ике баласы бе­лән сәхнәдә басып тора иде. Җитди ава­риядән соң сынмаган җире калмаган 26 яшьлек егетне табиблар беренче тапкыр VAC-системасы яр­дә­мендә дә­валап карарга була. Авыру­ның исән калуына ышаныч бик аз булса да, табиб­лар юл һәла­кә­тендә шартлаган юан эчәк белән сидек капчыгын саклап калып, тәнгә үлек таралуны булдырмый кал­ган. “Бу гаҗәеп очрак – шәһәрдә 40 елдан бирле алып барылган фидакарь хез­мәт нәтиҗәсе, – ди Чал­лының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев. – Шушы оешма төзелгәч, шә­һәр­дә ашы­гыч медицина яр­дәме күр­сәтү камил­ләш­те. Хас­таханә яңартыл­ган­нан соң анда заманча, алдынгы тех­нологияләр кулланыла башлады”. Үз эшен бөтен нечкә­лек­ләренә кадәр белеп, йөрәк­сенеп башкарган тәҗри­бәле табиблар булмаса, әллә нинди алдынгы оешмалар белән дә алга китеп булмас иде, билгеле. Бәй­рәм сәхнәсенә чыккан Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да заманча медицина тармагында эшләүче бел­гечләргә соклануын яшер­мәде. “Ун ел элек бу тәкъ­димне га­мәлгә ашырганда, ха­лыкка: “Карагыз, безнең тармакта нинди каһарманнар эшли“, – дип күрсәтергә те­ләдек. Бүген “Уникаль очрак“ но­ми­нациясендә сөйләп үтел­­гән вакыйгалар – та­биб­лар­ның катлаулы миз­гел­ләрдә батырлык кылу­лары­ның үрнәге. Табиблар­ның кеше язмышына уңай йогынты ясый алуы искиткеч“, – диде министр. Кичә башкаланың Опера һәм балет театры сәхнәсенә күтәрелгән һәр белгечнең тәҗрибә сандыгында Чаллы табиблары кебек шаккатырып сөйләрлек хатирәсе, вакыйгасы бар. Югары Ослан районының Никольское авылы фельдшеры Алевтина Цыганова әнә ярдәме тигән һәр авыруының туган көненә кадәр белә. “Медицина өлкә­сендә киң күңелле, үз эшенә җаваплы караган кеше генә хезмәт куя ала. Миннән ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр кеше белән тулы бер гомер яшәгәндәй булам, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашам”, – ди 36 ел гомерен фельдшерлык эшенә багышлаган Алевтина ханым. Моңа кадәр көн саен сигез чакрым юлны җәяү йөреп, халыкка хезмәт күрсәткән фельдшер апага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көтелмә­гән бүләк ясап, җиңел машина бүләк итте. “Шатлыгымны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Машина йөртә белми идем әле, хәзер менә өйрәнәсе була инде”, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Тантанага җыелган медицина тармагы белгечләренең фидакарь хезмәтен респуб­лика башлыгы да югары бәя­ләде. “Кеше гомере сезгә бәй­ле. Сездән башка авыруга беркем дә ярдәм итә алмый. Кеше һәрвакыт сезнең күз алдында булырга тиеш. Шул вакытта гына ул озак һәм бә­хетле яшәячәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. Татарстан Президенты берочтан республикада медицина тармагын ныгытуга бәй­ле күп кенә программалар гамәлгә ашырылуын да ис­кәртте. Ике ел эчендә сыр­хауханәләрне төзеклән­дерү юнәлешендә эш башланганын, программага 197 объект кертелүен дә бил­геләп узды ул. Республиканың медицина оешмаларына заманча технологияләр дә елдан-ел ныграк үтеп керә. Быелгы “Ак чәчәкләр” бәйгесендә иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе саналган – “Ел табибы” исе­менә лаек булган Игорь Мак­лаков та шундый алдынгы оешмаларның берсендә хез­мәт куя. Казан дәүләт медицина академиясенең кафедра мөдире Игорь Сергеевич җитәкчелегендә бүген Казан­ның 7 нче хастаха­нә­сендә да­руларның нәтиҗәле­леген өй­рәнү буенча тикше­ренүләр уздырыла. “Балачактан хирург булырга хыялландым. Аллага шөкер, хыялымны чынга ашырып, бүген менә шундый зур дәрәҗәгә ирештем”, – ди ел табибы. Бәйгедә “Сәламәтлек саклау тармагы легендасы” дип танылган Республика клиник хастаханә­сенең баш табиб урынбасары Раиса Гусля­кованың да әйтер сүзе бар. “Без бик катлаулы чорларда да  медицинаны, кешеләрне, үз дәрәҗәбезне саклап кала алдык. Бер-беребезне, авыруларны, республикабызны һәм тормышны яратыйк”, – дип мө­рә­җәгать итте ул хез­мәт­тәшлә­ренә.
Динә Шәкүрова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев