Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бергә уткән сукмакларны уләннәр басты микән?..

Кайда калды исән чагым, сау чагым калды кайда?!

Айгөл Сәлимгәрәева ВКонтактедагы «Хәния Фәрхи — мәңгелек хәтер» төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм «Хәния апа бәете. Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде…» дип язган.

Куңелем калды моңнарда

тәннәрем калды гурдә

сез дип яшәдем, туганнар,

сез дип яндым бу җирдә...

 

Кошлар китә диләр көзен

ә мин җәен югалдым...

кошкай бәхете тимәде

яшәпләр дә туймадым...

 

Яшьлекләрем кайда калды?

нинди тарафта икән?

бергә уткән сукмакларны

уләннәр басты микән?

 

Мәскәуләрдән кире кайтып

иҗат юлын башладым.

Үз бәхетемне очраттым,

парлы булды канатым.

 

Казан - Уфа арасына

тузан төшерми идек.

Чәчәкләргә кумелепләр

купме хөрмәтләр курдек...

 

Мин бәхетле идем, дуслар,

сез булдыгыз янымда.

Ачы сагыш килгән мәлдә

җәлләмичә җанын да.

 

Туганнарым, дип яшәдем

сагыныплар туймадым...

озак күрешми торганда

мин бит сезне уйладым.

 

Минем гаиләм - минем терәк

балаларым - алтыннар,

салдым сезне сагышларга

куңелем тулы ялкыннар...

 

Җәйнең матур көннәрендә

кайттым туган ягыма,

әниемнең кочагында

назланырга тагын да.

 

Нинди бәхетле мизгелләр

калды ерак еракта,

йөрәккәем сизде микән

соңгы ялкын учакта.

 

"Син дөньяда яши"диеп

өзелепләр җырладым.

кышкы чиянен тәмедәй

булды уткән юлларым.

 

Суларга төшеп югалдым

әллә күзләр тидеме...

Әллә кошлар артларыннан

җанкайларым киттеме?

 

Дөнья булгач барсы булды

аерылу, ялгышлар,

57 яшьләремдә

алып китте язмышлар.

 

Күп сынады мине язмыш

кайгыларны күп курдем,

шул сынаулар арасында

үз бәхетемне үрдем.

 

Өздерепләр җырлар идем

күңелем тулы моң-дәрья.

Кайда калды исән чагым,

сау чагым калды кайда?!

 

Кара гүрләр авыр икән

сагынам сезне, дуслар...

толым-толым чәчләремне

чишмә сулары юар.

 

Моңнарымны онытмагыз

җырларымны җырлагыз,

исән чактай кадерләгез

күңелләрдән җуймагыз.

 

Минем рухым яши җирдә

кояш булып балкысын.

Изге җомга иртәсендә

догалардан калмасын.

 

Кунак булып яшибез шул

тыйнак булып китәсе,

нинди гамәлләр кылсак та

җитә китү иртәсе.

 

Сагынсам да, булмас инде

кайтулар юк сезләргә

җаным тынычлыклар  сорап

чыга үткән эзләрдән.

 

Өзгәләнмегез, туганнар

вакыт яралар юа.

Бәхетле булып яшәгез

бу фани дөньяларда ...

бергә үтәр юлларда

куллар булсын кулларда...

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев