Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сез азык-төлек сыйфатыннан канәгатьме? (сораштыру)

Россия сыйфат системасы идарәсе (Роскачество) кибет киштәләрендә сатылган киселгән күмәч сыйфатын тик­шергән. Белгечләр аның 20 проценты ГОСТ таләп­ләренә җавап бирми дигән нәтиҗәгә килгән. Бу төр­кемгә керүче ак күмәчнең составында төс кертүче буя­гыч­лар, зыянлы тәмләткечләр булуы ачыкланган. “Со­вет чорындагы кебек, балачак тәме килгән ипиләр юк инде ул хәзер”, – дип нәтиҗә ясаган белгечләр. Сез кибет киштәсендәге азык-төлек сыйфатыннан канәгатьме?     Айгөл ХӘЙРУЛЛИНА, “Болгар радиосы”  ди-джее: – Бүген кибет киштәләре ту­лы, Аллаһка шөкер. Җаның ни тели, шул бар. Сыйфатка килгәндә дә шулай ук. Бәясе­нә күрә сыйфаты дим мин кайчакта. Тик бу әйтем чынбарлыкка гел тәңгәл килми. Хәзер ашаган азык-төлекне барлыйм да: “Иии, сөте дә әчеми, поми­дор-кыяры да череми. Нәрсә инде бу?” – дип куям. Сөт белән ипине атна азагында авылга кайткач, төяп киләм. Кайсы – күчтәнәч, кайсын сатып алам. Үзем дә күчтәнәчкә конфет алып кил­гәнче бер кирпеч ипи алып килгән кунагыма хөр­мәт белән карыйм. Шәхсән үзем Әтнә ипиен яратам. Менә икмәк ул, ичмасам! Элек әби­ләр ипине баш салып пе­шергән. Мин алган ипи дә шундый ысул белән әзерләнә икән. Белештем. Составына бернинди дә порошок са­лын­мый. Шуңа күрә тәме нәкъ балачактагы кебек. Кү­зәнәкле, хуш исле ипи ашаудан да мәх­рүм булмасак иде инде. Артем ПИСКУНОВ, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия теат­ры артисты: – Мин  ипине сирәк ашыйм.  Аша­ганда күбрәк кара ик­мәк­кә өстенлек бирәм. Хәзерге ипинең сыйфатыннан канә­гать. Балачакны кайтарып бул­мый һәм аны ипи тәменнән эзлисе юк. Хә­зерге заманда күңелең ни тели – шул бар. Ямен-тәмен табып, зарланмый яшәргә генә кирәк. Мәрьям МИҢНЕГУЛОВА, аш-су остасы (Азнакай районы, Мәндәй авылы):  – Әле бер көнне генә кызлар белән шул турыда сөй­ләштек. Ипиләр күпереп пе­шә, тик туклыклы түгел. Әле ул шундый ап-ак оннан ясалган була. Үзем атлаган саен пешеренгәч: “Андый ап-ак он кайда була икән ул, тапсам, алыр идем”, – дип уйлап куям. Бер кирпеч ипине 3-4 өлешкә кисәсең дә – вәссә­лам! Тамак та туймый. Ипине гел үзең салып бетереп булмагач, кибет­тә­гесен дә алабыз инде. Элек без үскәндә 20 тиенгә ипи алганым истә. Әби бер сум акча биреп җибәрә дә, шуңа биш ипи алып чыга идем. Ул чактагы икмәкнең тәмлелекләре! Мин, гадәттә, күп ризыкны үзем әзерлим. Тик пешеренер өчен дә әллә никадәр продукция алырга кирәк шул. Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА, журналист, язучы: – Ипине сирәк ашыйм. Тәмле хуш исе килеп торса, кызыгып китеп, кабып куя алам. Азык-төлек сыйфатына килгәндә, үзебезнең Саба райо­ны кибетләрендә озак торган, сыйфатсыз продукция туры килгәне юк. Гөлназ СИРАЕВА, җырчы: – Ипине кибеттән алганда, чүпрәсез пешерелгәнен генә сайлыйм. Кабындагы язуга гына ышанмыйм. Тәме буенча аера алам. Балачакта авылда әби мичтә шундый ипи пешерә иде. Вакыт булганда ипине өйдә пешерергә тырышам. Өендә чүпрәсез икмәк пешерүче танышым да бар. Кайчак аңа заказ бирәм. Чүпрәне кабартма белән тәм-томнар пешер­гәндә дә кулланмыйм. Аның зыянлы икән­ле­генә ышанам. Шәхсән мин үзем кибеттәге азык-төлек сыйфатыннан да канә­гать түгел. Шуңа күрә күп ризыкны өйдә генә пешерер­гә тырышам. Гөлнур ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, лаеклы ялдагы укытучы: – Без гаиләбез белән Буа икмәгенә өстенлек бирәбез. Тәмле дә, сыйфаты да әйбәт. Аны махсус кибеттән алабыз. Хәзер элеккеге кебек икмәк юк инде ул, дигән фикер бе­лән килешмим. Намуслы эш булган җирдә сыйфат үз­гәр­ми ул. Мин Буа төбәгендә 35 ел яшим. Икмәкнең сыйфаты үзгәрмәде диярлек. Совет чорында гади халык тәм-томны бәйрәм өстәлләренә ала иде, көндәлек икмәк аның төп азык­ларыннан берсе булды. Ул аның белән үзе дә тукланды, кош-кортын да, терлек-туарын да ашатты. Хәзер ки­бетләргә килеп керсәң,төрле тәм-том, камыр ризыкларыннан киштәләр сыгылып тора. Хатын-кыз заты – тәмлетамак бит ул. Шуңа күрә икмәккә тукталмыйча, тәмлерәк камыр ризыкларына үрелә. Бал­лы ризыклар янында ик­мәкнең тәме югалган кебек була. Мин сайлап алу мөм­кинлеге булган кибет­ләргә йөрим. Үзем карап, товарны тотып, куллану срогын укып  алырга яратам.  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев