Сәясәттә гүзәл затларга урын бармы?

Соңгы елларда сәясәттәге хатын-кызлар саны арта бара. Әлеге күренешне россиялеләр үзләре ничек кабул итә соң? Сәясәттә кайнаган гүзәл затларны җәмгыятьтә хуплыйлар икән. Чөнки хатын-кызлар социаль проблемаларга аеруча сизгер. Әлбәттә, әлеге күренешнең уңай һәм тискәре яклары да бар. Моны Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге өйрәнгән. Сәяси процессларда гүзәл затларның актив катнашуы ил халкы өчен гадәти күренешкә әверелгән икән. Мондый сорауга җавап бирүчеләрнең 79 проценты сәясәттә катнашкан хатын-кызларга уңай каравын яшерми. Еш кына гүзәл затлар үзләре (87 процент), өлкән яшьтәгеләр (81-84 процент)  бу мәсьәләгә уңай карашта.

Сәяси эшчәнлектә көчле затларның хатын-кызлар белән бертигез дәрәҗәдә хокуклы булуын безнең илдә яшәүчеләрнең күбесе – 82 проценты тыныч кабул итә. Моның белән кайбер ир-атлар һәм 18-24 яшьтәгеләрнең өчтән бер өлеше генә ризалашып бетә алмый. Соңгы 15-20 елларда сәясәттә хатын-кызларның роле көчәйде. Әгәр 1998 елда сораштырылучыларның яртысы диярлек безнең илдә сәясәтче гүзәл затларның санын арттырырга кирәк, дип лаф орса, бүген моның турында инде 37 процент респондент кына сөйли. Шул ук вакытта аларның саны җитәрлек, дип, уйлаучылар да бар. Элеккечә, сәясәттә хатын-кызларга урын булырга тиеш түгел, дип уйлаучылар күп түгел – 10 процент кала бирә. Берәүләр сәясәтче хатын-кызларның өстенлеген уңай кабул итсә, кайберәүләр, киресенчә, җитешсезлек, дип саный. Мисал өчен, йомшаклык, игелеклелекне бер яктан җитешсезлек, дип санасалар, икенче яктан бу аларның эшендә “плюс” булып та тора. Эмоцианальлек, профессинальлек, “хатын-кыз мантыйгы” – бу сыйфатлар да бертөрле генә кабул ителми. Ләкин сәясәттәге гүзәл-затларның төп өстенлеге – аларның социаль проблемаларны ныграк тоя алуында.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: