Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәясәт белән генә булмый...

Сәяси чарадан бигрәк, эшлекле очрашу булачак. Казанда башланачак “KazanSummit – 2017” халыкара икътисадый форумын Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнул­лина шулай бәяли. 20 майга кадәр дәвам итәчәк чарада дөньяның 50 иленнән 2017 кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучылар димәк­тән, быелгы форумның тагын бер үзенчәлеге нәкъ менә килгән кунакларның күплегеннән гыйбарәт. Агентлык башлыгы сүзлә­ренә караганда, уз­ган елгы “KazanSummit”та 1,5 мең кеше катнашкан булган. “Саммит сәяси чарадан биг­рәк, эшмәкәрләрнең эшлек­ле очрашу урыны булсын иде”, – диде ул кичә Хө­күмәт йортында узган брифингта. Шуңа булса кирәк, быелгы чарада катнашучы­ларның кү­бесен эшмәкәр­ләр тәшкил итә. Араларында дөнья күлә­мендә танылганнары да бар. Талия Миңнуллина аларга аерым тукталды. “Внешэкономбанк” рәисе Сергей Горьков, “Сбербанк” идарәчесе башлыгы урынбасары Олег Ганеев белән беррәттән форумга дөньядагы иң бай 12 кеше рәтенә кертелгән гарәп эшмәкәре, The Kanoo Group оешмасы башлыгы Мишаль Хамид Кану да катнашачак икән. “Банкирларны бөтен дөнья күләмендә җыябыз”, – ди агентлык башлыгы. Миң­нул­лина сүзләренә караганда, быелгы саммитта дүрт тө­рек банкы вәкиле белән Пакьстан, Судан, Га­рәп Әмир­лекләреннән кил­гән банкирларны да очратырга мөмкин булачак. Агентлык башлыгы бу урында республикадан кай­­сы банклар катнашасын гына сер итеп калдырды. Сүз уңаеннан, быелгы “Kazan­Summit”­ка көтелгән иң зур делегатлар да нәкъ менә Гарәп Әмирлекләре, Пакьстан, Төркия, Судан һәм Согуд Гарәбстаныннан киләчәк. Өч көн дәвамында форумда социаль эшмә­кәрлек, экология, хәйрия, туризм, ислам банкингы, хәләл стандартлар кебек күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышмакчылар. Моның өчен утызлап секция эшләячәк. Әлеге сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак, быелгы форум кысасында бер­ни­чә килешү дә төзү планлаштырыла. Әйтик, бер­ничә көн­нән Татарстан Икътисад министрлыгы, Төркиянең “Гебзе” оешкан сәнәгать зонасы идарәсе белән бер төрек банкы; берничә Россия һәм төрек банкы арасында хез­мәт­тәш­лек турында килешү имзаланачак. Миңнуллина сүзләренә караганда, хәләл стандартлар кертүгә багышланган кон­фе­рен­ция­дән соң “Рос­сиядә  бердәм хәләл стан­дартлары эшләү һәм кер­тү” дип исемләнгән резолюция чыгарга тиеш. Татарстан Инвестицион үсеш агент­лыгы CIBAFI ислам банк­лары һәм финанс оешмалары генераль советы белән килешү дә төзергә җыена. Аның ниге­зендә Татарстанда Россия банк тармагы өчен кирәкле ислам финансларына багышланган укулар уз­дырмакчылар. Җитди сөйләшүләрдә ялыккан кунаклар өчен күп кенә мәдәни чаралар да әзер­ләнгән. Быел башка­ланың “Корстон” үзәгендә беренче тапкыр “Russia Halal Expo” хәләл ризык күргәз­мәсе ачылачак. Кунаклар ара­сында теләге булганнар ял көне Казанда узачак марафонда да катнаша ала. Сам­митның соңгы көн­нәрендә исә Казанда “Россия – Ислам дөньясы“ аш-су фестивале узачак. “Анда татар, үзбәк, төрек, Көнчы­гыш, гарәп кухнясы белән беррәттән дөнья­ның төрле шәһәрләрендә билгеле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Аларны хәләл стандартлары буенча Татарстан рестораторлары әзерләя­чәк”, – ди Талия Миңнуллина. Фестиваль 20-21 май көннә­рендә башкаланың Горький исемендәге Үзәк мәдә­ният һәм ял паркында узачак. Фестивальгә килүче­ләрне яулык бәйләргә өйрәтергә вәгъдә итәләр. Теләге булганнар мөселман киемнәреннән фотога да төшә алачак.
Динә Шәкүрова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев