Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәвәләй авылында Виталий Агапов тырышлыгы белән халыкка кайткан бәйрәм - “Боламык” үткәрелә

25 июнь, шимбә көнне, Сәвәләйдә электән килгән “Боламык” бәйрәме узачак. Әлеге йоланы якташлары, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов торгызган. Мәйдан уртасында бәйрәмнең төп ризыгы – боламык пешәчәк. “Бу бәйрәм бары безнең авылга гына хас. Иртән авылның балалары өйдән-өйгә кереп, йомырка, сөт, ярма, бәрәңге җыя. Менә шулардан чишмә буенда боламык пешерәбез. Ул исә бәрәңге, тары ярмасы, күп итеп май кушып әзерләнә. Башка казанда йормырка тәбәсе дә өлгертәбез. Кичке якта уеннар оештырыла. Авылның үзендә генә меңнән артык кеше яши. Бәйрәмдә кеше бик күп була”, – дип сөйли Сәвәләй авылының мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Бутяева. Керәшен авылларында җәен яңгырлар яумаганда, Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәтлелек, җиргә шифалы яңгырлар җибәрүне сорап, табигать кочагына изге урынга чыгып, боламык пешерү йоласы булган. Мәҗүсилек чорыннан ук килгән бу йола Сәвәләйдә дә сакланган. Авылда икмәк, көлчәләр җыеп, әбиләр дога, керәшеннәрчә иман укып, аны тауга менеп күмеп куялар. Алар яңгырлар яусын, уңыш күп булсын, дип телиләр, һәм авыл кешеләре моның хикмәте бар дип саный. Халык ышануынча, шушы чарадан соң, кечкенә генә болыт кисәге килеп, яңгыр явып үтә. Ә менә “Боламык” өчен кулланган йомыркаларны балалар, кош-кортларга азык булсын өчен, агачларга бәйләп куя. Зәй районындагы быелгы бәйрәмгә җырчы Виталий Агапов һәм аның иҗат төркеменнән тыш, керәшен фольклор ансамбльләре килүе көтелә. Оештыручылар күңелле булачак, дип ышандыра. Бәйрәм иртәнге сәгать 10да авыл мәдәният йорты янында башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев