Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәүдә турындагы закон республика өчен аеруча әһәмиятле – Фәрит Мөхәммәтшин

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы кабул иткән 4 закон буенча "Бердәм Россия" партиясе аларның хокукый практикада кулланылышын контрольдә тоту өчен мониторинг группаларын булдыру турында игълан иткән. Бу - сәүдә, файдаланылмаган авыл хуҗалыгы  җирләрен әйләнешкә кертү, Урман кодексына һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турындагы законнар. Татарстан депутатлары шушы эшкә кушылып, сәүдәгә кагылышлысын мониторингларга алынган. Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе сәүдә эшчәнлеге турындагы законны үтәү буенча мониторинг төркемен булдырган. Бүген партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышы шушы темага багышланды. Аның эшендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәкбүлеге секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Мониторинг төркеменә депутатлар, профессиональ берләшмә вәкилләре һәм җәмәгатьчелек активистлары кергән. Бу төркем инде эшкә керешкән: республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре белән берлектә, эш режимында җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, сатучыларның һәм сатып алучыларның мәнфәгатьләрен ничек итеп оптималь дәрәҗәдә үтәү буенча консультацияләр алып барыла. Сәүдә челтәрләре турында закон үтәлеше турында Татарстан мониторингы мәгълүматлары Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медеведев докладына кертелер дип көтелә. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга “Бердәм Россия” партиясенең, сайлау кампаниясе алдыннан, халыкка кагылышлы үз көченә кергән федераль законнарны үзенең контроле астына алганын билгеләп узды. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге безнең республика өчен аеруча әһәмиятле дип сәүдә турындагы законны саный. Без республикабызда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясенең сәүдә челтәрләрендә сатылу өлешен арттырырга уйлыйбыз. Куллану базарында сыйфатны яхшыртырга телибез. Үзебез җитештергән продукция белән тәэмин итүне арттырып, бер үк вакытта бәя сәясәтен тоткарлап калу максатын күздә тотабыз. Бу эре челтәрләргә, шул ук вакытта район үзәкләрендә, торак пунктларындагы сәүдә нокталарында яңа шартлар тудыруга да кагыла”, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. Ул мониторинглау буенча эшче төркемне парламентның экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев җитәкләгәнен әйтте. Төркемгә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, экспертлар, сәүдә челтәре белгечләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, юристлар кергән. “Бүгенге шарларда бу мөһим дип саныйбыз. Бу импортны алмаштыру программасына да кагыла. Закон аша сәүдә эшендә тәртип урнашыр дип уйлыйбыз. Үзебезнең азык-төлек бәясе, сыйфаты ягыннан да халык өчен иң кулае булырга тиеш дип саныйбыз”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга. Бүгенге утырышта бу юнәлештә беренче адымнар турында Таһир Һадиев хисап тотты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев