Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сербиядә узучы шахмат буенча Европа чемпионнары кубогы турнирында Казан вәкилләре дә катнаша

Сербиянең Нови Сад шәһәрендә шахмат буенча Европа чемпионнары кубогы башланды. Турнирда Казан вәкилләре - "Ладья" ир-атлар командасы катнаша. Аны Татарстанда туып-үскән Америка гроссмейстеры Гата Камский җитәкли. Командада икенче номер булып Идел буе спорт академиясенең беренче курс студенты Владислав Артемьев килә, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

Алга таба команданың ир-атлар рейтингында Артем Тимофеев, Илдар Ибраһимов, Рамил Хәсәнгатин тора.

Ярышлар 13 ноябрь көнне тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев